Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Анатолий Самаркин: "Мәктәп бетерүебезгә 50 ел"

Барыбызның да тормышында әллә күпме зур һәм кечкенә вакыйгалар була. Кайберләре күпмедер вакыттан соң онытыла, кайберләре вакыт-вакыт хәтердә яңарып ала, ә беришеләре һәрчак истә, чөнки язмышыбызның мөһим өлеше булып торалар. Минемчә, мәктәп белән хушлашу, соңгы кыңгырау кебек вакыйгаларны шундыйлардан санарга була. Чөнки нәкъ менә алардан соң мөстәкыйль тормыш юлы башлана...

Барыбызның да тормышында әллә күпме зур һәм кечкенә вакыйгалар була. Кайберләре күпмедер вакыттан соң онытыла, кайберләре вакыт-вакыт хәтердә яңарып ала, ә беришеләре һәрчак истә, чөнки язмышыбызның мөһим өлеше булып торалар.
Минемчә, мәктәп белән хушлашу, соңгы кыңгырау кебек вакыйгаларны шундыйлардан санарга була. Чөнки нәкъ менә алардан соң мөстәкыйль тормыш юлы башлана да бит. Минем бу фикерем белән үткән кышта кунакка кереп чыккан дустым Илһам Гатин да килеште. Әңгәмәбез барышында бер фикер туды: нишләп әле безгә сабакташлар очрашуы оештырмаска? Җае да туры килеп тора, мәктәп бетерүебезгә 50 ел бит. Аптырап та калдык, ярты гасыр үткән дә мени? Бернишләп булмый, әле беркемгә дә вакытны үзгәртү насыйп булганы юк.
Зур авырлык белән булса да, сыйныфташлар исемлеген төзедек, аннары кайда яшәүләрен белешә башладык. Барысын да диярлек таптык, әмма берничә кеше билгесез булып калды. Чөнки авылда туганнары юк. Соңгы тапкыр бергәләп 30 ел элек җыелган идек. Күпме вакыт үткән! Без дә инде күптән пенсионерлар, шулай да тик тормыйбыз: балаларга оныкларны тәрбияләргә булышабыз, хәлдән килгәнчә бакчада казынабыз, өйдә эшлибез. Хөкүмәт бит әле зур пенсияләр белән дә сөендермәде. Бәлки, шуңадыр, кайберләребез ерак юл чыгымнарын күтәрә алмады бугай. Һәм, билгеле, күпләр инде бу дөньяда юк.
Шуңа да 24 майда Юхмачыда сыйныфыбыздагы 22 кешенең 8се җыелганга сөендек. Бу көнне мин сайладым, чөнки нәкъ менә шунда оныгым Антон һәм аның сабакташлары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Мин монда буыннар бәйләнешен тойдым. Матур итеп киенгән, бераз оялган да бүгенге чыгарылыш укучыларына карап без, әйтерсең, яшәреп киттек, еракта калган яшьлегебезгә әйләнеп кайттык.
Юхмачы мәктәбен бүген танырлык түгел. Бу - бөтен кирәк-ярак белән җиһазландырылган уку йорты (шунысын әйтим, киләсе елга авылда земство училищесы ачылуга 170 ел тула). Без озын коридорлы, утын ягып җылытыла торган агач мәктәптә укыган идек. Буыннар бәйләнешен мин мәктәп тирәсенә утыртылган, һәр язда укучыларны ап-ак чәчәкләре белән сөендерүче алмагачларда да күрдем.
Безнең өчен мәктәптәге картиналар галереясы һәм музей буйлап экскурсия ясаган укытучы Андрей Романовка, мәктәп директоры Петр Чулковка зур рәхмәт. Без мәктәп музеена элеккеге директор Виктор Галявин, укытучыларыбыз Надежда Шемелова, Зоя Грачева, Маргарита Зинина, Валентина Синицкая һәм башкалар белән бергә төшкән сыйныфыбыз фоторәсемен бүләк иттек. Шуны әйтеп үтү урынлы булыр: 1964 елда мәктәп бетергән барлык укучылар югары белем алдылар һәм тормышта лаеклы урын таптылар. Сабакташларымның һәрберсе турында повесть ук булмаса да, хикәя язып булыр иде. Бәлки, әле моны эшләрбез дә. Әлегә исә, сабакташларым, бу мәкаләдә исемнәрегезне дә атамаганга ачуланмагыз.
Мәктәп янында истәлеккә без агач утырттык. Ул башка агачлар арасында югалмас, безне мәктәп белән бәйләп торучы булыр дип ышанабыз. Бүгенге чыгарылыш укучыларына бөек илебезнең чын гражданнары булуларын, озын тормыш юлларында югалып калмауларын, иң мөһиме - аларны олы тормышка әзерләгән остазларын онытмауларын теләдек.
Ә очрашуыбыз чәй өстәле артында тәмамланды. Төнгә кадәр яшьлегебезне искә төшереп, шатлык-борчуларыбызны уртаклашып утырдык. Кем белгән, тагын мондый очрашу булыр микән? Булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев