Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Балалар чисталык сагында

    Бу уку елында районның барлык мәктәпләре "Мәктәп экопатруле" республика бәйгесендә катнаша. Әлеге акциянең максаты - балаларны әйләнә-тирәлектә санитар тәртип урнаштыру эшчәнлегенә җәлеп итү. Бәйгедә катнашучы укучылар тиешсез урыннарда барлыкка килгән чүплекләрне дәресләрдән тыш вакытта фотога һәм видеога төшереп республиканың Экология һәм табигый ресурслар министлыгына җибәрергә тиеш була. Бәйге 2015 елның...

    Бу уку елында районның барлык мәктәпләре "Мәктәп экопатруле" республика бәйгесендә катнаша.

    Әлеге акциянең максаты - балаларны әйләнә-тирәлектә санитар тәртип урнаштыру эшчәнлегенә җәлеп итү. Бәйгедә катнашучы укучылар тиешсез урыннарда барлыкка килгән чүплекләрне дәресләрдән тыш вакытта фотога һәм видеога төшереп республиканың Экология һәм табигый ресурслар министлыгына җибәрергә тиеш була. Бәйге 2015 елның 1 маена кадәр дәвам итә. Иң күп законсыз чүплекләрне фаш иткән балаларга бүләкләр (смартфоннар, планшетлар, цифрлы фотоаппаратлар, велосипедлар һ.б) тапшырылачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: