Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе әгъзалары Свияжск утрау-шәһәрендә экскурсиядә булып кайттылар (ФОТО)

Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе әгъзалары, барлыгы 40 кеше, Свияжск утрау-шәһәрендә экскурсиядә булып кайттылар. Өч сәгать буе экскурсовод шушы утрауның тарихы турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Аңа исемне шушы утрау ярларын юучы елга исеменнән чыгып биргәннәр. Ә утраудагы шәһәргә 1551 елга патша Явыз Иван кушуы буенча нигез салына. Соңрак утрау-шәһәрдә күп...

Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе әгъзалары, барлыгы 40 кеше, Свияжск утрау-шәһәрендә экскурсиядә булып кайттылар.
Өч сәгать буе экскурсовод шушы утрауның тарихы турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Аңа исемне шушы утрау ярларын юучы елга исеменнән чыгып биргәннәр. Ә утраудагы шәһәргә 1551 елга патша Явыз Иван кушуы буенча нигез салына. Соңрак утрау-шәһәрдә күп кенә социаль учреждениеләр эшли. Тарихтагы һәр чор утрау-шәһәрнең һәйкәл-истәлекләрендә үз эзен калдырган, чөнки ул Казанны алганда форпост буларак та хезмәт иткән. Шуңа күрә һәйкәлләрнең кайберләре инде җимерелгән.
Әмма хәзерге вакытта XVI-XIX гасырларга караган тарихи-архитектура һәйкәлләренең күпчелеге инде торгызылган, реставрацияләнгән һәм шушы матур утрау-шәһәрнең күренекле урыннарына әйләнгән.
Пенсионерларыбыз әлеге эчтәлекле һәм кызыклы сәфәрдән канәгать калдылар. Алар сәфәрне оештыруда ярдәм иткән өчен район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга, хакимият аппараты җитәкчесе Фәнис Камаловка һәм матди чыгымнарны күтәрешкән "Хузангай" кооперативы җитәкчесе Евгений Чугуновка рәхмәт белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев