Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

“Лада” кафесында ифтар кичәсе уздырылды

"Лада" кафесында ураза тотучы мөселманнар өчен авыз ачу - ифтар кичәсе уздырылды. Кафе хуҗасы Эльмира Нуртдинова кунакларны ачык йөз белән каршы алды. Мәҗлескә Базарлы Матакның "Актай" мәчетенә, Түбән Биктимер авылы мәчетенә йөрүчеләр чакырылган иде. Район мөхтәсибе ислам хәзрәт Шәйхетдинов ифтар мәҗлесен ачып җибәрде. Мәҗлескә килүчеләр Коръәннән сурәләр укыдылар, дога кылдылар....

"Лада" кафесында ураза тотучы мөселманнар өчен авыз ачу - ифтар кичәсе уздырылды.

Кафе хуҗасы Эльмира Нуртдинова кунакларны ачык йөз белән каршы алды. Мәҗлескә Базарлы Матакның "Актай" мәчетенә, Түбән Биктимер авылы мәчетенә йөрүчеләр чакырылган иде. Район мөхтәсибе ислам хәзрәт Шәйхетдинов ифтар мәҗлесен ачып җибәрде. Мәҗлескә килүчеләр Коръәннән сурәләр укыдылар, дога кылдылар. Вакыты җиткәч, кунаклар авыз ачтылар, аннары күңел биреп, тырышып әзерләнгән ризыклардан авыз иттеләр. Ислам хәзрәт мәҗлескә килүчеләр исеменнән хуҗаларга рәхмәт әйтте, барлык мөселманнарга ураза аенда сабырлык теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев