Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Элеккеге укучылары Түбән Әлки мәктәбенә матди ярдәм күрсәтеп торалар

    "Яшь көч" җәмгыяте җитәкчесе Хәмитов Фәнис мәктәпнең ярдәмче хуҗалыгында асралучы терлекләргә, каз һәм бройлер чебиләргә ашату өчен печән, бөртек фуражы кирәккәндә беркайчан бормый. Шулай ук кирәк чакта акча белән дә булыша. Авыл эшмәкәрләре Шәйхетдинов Дамир белән Альберт һәр бәйрәм, һәр чара уздыру чыгымнарын күтәрешәләр. Алар төзекләндерү эшләрендә, йөк алып кайтырга...

    "Яшь көч" җәмгыяте җитәкчесе Хәмитов Фәнис мәктәпнең ярдәмче хуҗалыгында асралучы терлекләргә, каз һәм бройлер чебиләргә ашату өчен печән, бөртек фуражы кирәккәндә беркайчан бормый. Шулай ук кирәк чакта акча белән дә булыша.
    Авыл эшмәкәрләре Шәйхетдинов Дамир белән Альберт һәр бәйрәм, һәр чара уздыру чыгымнарын күтәрешәләр. Алар төзекләндерү эшләрендә, йөк алып кайтырга кирәк булганда техника биреп торырга да һич каршы түгел.
    Мәктәптә белем алган Гайнетдинов Марат хәзер Казанда яши һәм эшли, Биектау районында бәрәңге үстерүче хуҗалыкны җитәкли. Ул үзе укыган мәктәпне дә югары уңыш бирә торган бәрәңге орлыгы белән тәэмин иткән. Әле кирәге булыр, дип, 15 мең сум акча да биргән.
    Базарлы Матактагы "Мир инструментов" кибете хуҗасы Зарипов Алмаз да мәктәпнең әйбәт дусты. Ул мәктәпкә электр белән эшли торган пычкы бүләк иткән, кирәк чакта акча да бирә.
    Түбән Әлкидәге "Ремтехсервис" җитәкчесе Рәис Галиуллин бу мәктәптә укымаган, әмма шулай ук ярдәмчел, киң күңелле җитәкче, булышырга дигәндә һич каршы килми.
    Шулай итеп, Түбән Әлки мәктәбенең авыр чакта таянырдай ышанычлы дуслары күп җыела. "Боларга өстәп, авыл халкына да рәхмәт, чөнки акча-мазар кирәк булганда булышырга әзер кешеләр бездә һәрчак табыла," ди мәктәп директоры Фәнис Мисалов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: