Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Надир Зиннәтуллин Карга авылында иң хөрмәтле кешеләрнең берсе

Карга авылында туып-үсеп, шунда озак еллар терлекчелектә хезмәт куйган Надир Зиннәтуллин бүгенге тормышыннан бик канәгать. "Аллага шөкер, муллыкта яшибез. Тырыш кешегә бөтен мөмкинлекләр дә бар",-ди ул. Надир Зиннәтуллин 1939 елда туа. Алар гаиләдә 7 бала тормышның ачысын да, төчесен дә бергә татып үсәләр. Тормыш арбасына да иртә җигелә ул. 5...

Карга авылында туып-үсеп, шунда озак еллар терлекчелектә хезмәт куйган Надир Зиннәтуллин бүгенге тормышыннан бик канәгать. "Аллага шөкер, муллыкта яшибез. Тырыш кешегә бөтен мөмкинлекләр дә бар",-ди ул.
Надир Зиннәтуллин 1939 елда туа. Алар гаиләдә 7 бала тормышның ачысын да, төчесен дә бергә татып үсәләр. Тормыш арбасына да иртә җигелә ул. 5 сыйныфны тәмамлаган елны инде ат җигеп печән җыюда катнаша. Сугыш арты елларында аның сыман үсмер малайларга да күп эш йөкләнә шул.
-Җәйге каникулларда малларга азык ташуда эшли идем. Бер җәйне тырыш хезмәтем өчен 16 кило арыш бирделәр. Бу минем өчен бик зур шатлык булды. Тырышлык бушка китми, дигән ышану күңелемдә шуннан уелып калгандыр да, мөгаен,-ди Надир ага.
Өч елдан артык армия сафларында хезмәт итеп кайткач, ул терлекчелектә эшли башлый. Терлекләрне ясалма орлыкландыручы, фуражир булып эшли. Егетнең эшкә бирелгәнлеген күреп, аңа җаваплы вазыйфа йөклиләр - фермага бригадир итеп билгелиләр. 30 елга якын башкара ул бу хезмәтне. Пенсиягә чыгар яше җиткәч тә лаеклы ялга җибәрәселәре килми бу булдыклы, тырыш эшчене. Үз хезмәтенә үтә җаваплылык белән карый шул ул.
"Салман" совхозының Карга бүлекчәсе ул эшләгәндә озак еллар савым буенча беренчелекне били. Сөт җитештерүдәге әлеге уңышлары өчен савым фермасы бригадиры Надир Зиннәтуллинны "Урал" мотоциклы белән бүләклиләр. Мактау грамоталары, медальләре, бүләкләре санап бетергесез аның.
1967 елда авыл хуҗалыгында куйган намуслы хезмәте өчен Надир ага Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Район партия комитетының ул чактагы беренче секретаре Илдус Шәйдуллин тапшырган әлеге орден - Надир ага өчен бүләкләрнең иң истәлеклесе.
-Бригадир булып эшләгәндә зур коллектив белән җитәкчелек иттем. Ул елларда фермада сыер савучылар, терлекчеләрнең саны 50-60 кешегә җитә иде. Бердәм булып, зур тырышлык куеп эшләдек. Әле хезмәт көненнән соң клубка җыелышып, авылларда концертлар куеп йөри идек,-дип искә ала ветеран.
Кышкы суык бер кичтә күрше авылдан концерт куеп кайтканда очрата ул гомерлек яры Кәүсәрия апаны да. Матур тормыш корып бергә яшәүләренә инде 47 ел узып киткән. Ике кыз, бер малай үстергәннәр, бүген дә бер-берсен яратып, хөрмәтләп гомер итәләр.
Надир абый ислам дине кануннарын үтәп яши, биш вакыт намазын, уразасын калдырмый. Авылда ул иң хөрмәтле кешеләрнең берсе.
-Татарстаныбыз бүген илебездәге иң алдынгы төбәккә әйләнде. Тормышыбыз көннән-көн матурлана бара. Безгә, сугыштан соңгы авыр елларда яшәгән һәм хезмәт куйган ветераннарга, бу бигрәк тә зур сөенеч һәм горурлык. Республикабыздагы муллык, җитешлек безнең Карга авылында да бик ачык күренә. Халык матур, мул тормышта яши. Сайлаулар да имин үтсен, республика парламентына акыллы, булдыклы депутатлар килсен иде,-дигән теләген дә җиткерде Надир ага Зиннәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев