Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Боз әле бик нәзек, ышанычсыз, бик тиз чатнап-ватылып китәргә мөмкин

    Октябрь аенда ук мондый салкыннарның күптән инде булганы юк иде. Термометр минус ун градусны күрсәтә, алдагы көннәрдә тагын да түбәнрәк төшәргә мөмкин. Табигать белән бәхәсләшеп булмый, аның сюрпризларын кабул итәргә һәм көн торышын исәпкә алып яшәү рәвешен үзгәртергә генә кала. Мондый көчле салкыннар су өслекләрендә - елга һәм күлләрдә тиз...

    Октябрь аенда ук мондый салкыннарның күптән инде булганы юк иде. Термометр минус ун градусны күрсәтә, алдагы көннәрдә тагын да түбәнрәк төшәргә мөмкин. Табигать белән бәхәсләшеп булмый, аның сюрпризларын кабул итәргә һәм көн торышын исәпкә алып яшәү рәвешен үзгәртергә генә кала.
    Мондый көчле салкыннар су өслекләрендә - елга һәм күлләрдә тиз арада боз хасил итәчәк. Бусы инде бала-чага һәм туры юл сайларга яратучылар өчен бәлага сәбәп булырга мөмкин. Көзгедәй боздан шуып карарга теләгән балаларга бу эшнең ни белән бетәчәген һәр гаиләдә, һәр класста аңлатсын иде өлкәннәр. Боз әле бик нәзек, ышанычсыз, бик тиз чатнап-ватылып китәргә мөмкин. Һәр ел саен Татарстанда боз ватылып суга чуму, батып үлү очраклары теркәлә. Бәлага юлыкмас өчен бары сак булырга, бозга аяк басканчы бу гамәлнең нәрсәгә китерәсен уйларга кирәк. Боз калынлыгы 10 сантиметрга җиткәч кенә курыкмыйча басарга була аңа. Әмма аның ныклыгын аяк белән тибеп тикшермәгез.
    Ә инде боз ватылып, суга чумсагыз, паникага бирелмәгез. Кискен хәрәкәтләр ясамыйча, кулларны ике якка сузып боз кырыена тотынырга, аның өстенә менәргә, аннары ярга таба шуышырга тырышыгыз. Бәлага юлыкканда ярдәмне 112, 2-01-01, 01 телефоннары аша чакырырга була.
    Шуны онытмагыз: боз әле бик озак вакыт нәзек булачак, шуңа аңа басарга ашыкмагыз, балаларны да елга-күл буйларына җибәрмәгез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: