Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Доктор Ахроров безнең хастаханәдә биш ел эшли инде

    Доктор Ахроров безнең хастаханәдә биш ел эшли инде. Ул - таулы-ташлы Таҗикстаннан. Шактый гомер яшәгән әлеге кеше бик кызыклы һәм гадәти булмаган язмышка ия. СССР дип аталган бөек дәүләтнең җимерелүе уңышлы табиб-анестезиолог, Дүшәмбе шәһәрендәге йөрәк-кан тамырлары хирургиясе институтының анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире Ахроровның гына түгел, аның бөтен зур гаиләсенең...

    Доктор Ахроров безнең хастаханәдә биш ел эшли инде. Ул - таулы-ташлы Таҗикстаннан. Шактый гомер яшәгән әлеге кеше бик кызыклы һәм гадәти булмаган язмышка ия. СССР дип аталган бөек дәүләтнең җимерелүе уңышлы табиб-анестезиолог, Дүшәмбе шәһәрендәге йөрәк-кан тамырлары хирургиясе институтының анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире Ахроровның гына түгел, аның бөтен зур гаиләсенең язмышын да башка юлга борып җибәргән.
    Йөрәкнең сере бармы?
    -Йөрәк - кешедәге иң гаҗәеп орган, беркайчан да ял итми һәм организмга буйсынмый торган бердәнбер өлеше. Йөрәк бары үзен генә тыңлый. Бер тәүлектә ул сигез тонна канны үзе аша үткәрә. Шуңа күрә йөрәк мускуллары үзенчәлекле. Беләсезме, йөрәкнең бит үз электр станциясе дә бар! -менә шундый бөтенләй ят булган темадан башланып китте Мөхәммәт Ахроров белән әңгәмәбез. Сөенгәндә дә, хәсрәткә батканда да тизрәк йөрәгебезне капшыйбыз бит. Менә шушы серле орган турында Ахроров барысын да белә. Һәм аны тыңлап утыру гаять кызык. Әмма газета бите теләсә нинди кызыклы хикәяне дә чикли шул. Димәк, беренче чиратта доктор Ахроровның кем булуы, аның безнең районга ничек килеп чыгуы турында сөйләргә кирәктер.
    Кышлакта башланган озын юл
    -Мин таулар арасында югалган кечкенә генә кышлакта туып-үстем. Мәктәптә укыдым. Анда рус телен тиешенчә өйрәтмәделәр, билгеле. Бәхетемә, өлкән классларда укыганда, Россиядән ике яшь укытучы килеп, телнең нигезләрен, аралашу серләрен аңлаттылар,-дип сөйли башлады әңгәмәдәшем үзенең бала чагы турында.
    Әтисе улын бик тә табиб итәргә теләгән. Ә егет авиация турында хыялланган һәм туганнарына әйтеп тормый гына Рига политехник институтына укырга кергән. Әмма аларның таулы республикалары белән Латвия арасында шундый зур ераклык! Ахрор ага да, шуны уйлаптыр, улын анда җибәрмәгән. Бер елдан Мөхәммәт Әбу Гали ибн Сина исемендәге дәүләт медицина институтына укырга керә. Студент елларын искә төшереп, ул болай ди:
    -Укырга авыр иде. Рус телен белмәү харап итә. Химия, физика һәм биологияне мәктәптә тырышып үзләштердем, әмма, русча начар сөйләшкәч, белгәнемне дә күрсәтә алмый идем. Әмма өченче курста иптәшләремне куып җиттем. Без барлык Совет вузлары өчен бердәм булган программа буенча укыдык. Бу безгә тирән белемнәр һәм алга таба Советлар Союзының теләсә кайсы почмагында эшләү мөмкинлеге бирде.
    Аннары яшь белгеч әле генә ачылган анестезиология һәм реанимация кафедрасында интернатура үтә. Кафедраны тәмамлаучылар бу өлкәдә республиканың беренче белгечләре булалар. Ә 1987-89 елларда Ахроров Мәскәүдәге Бакулев исемендәге йөрәк-кан тамырлары хирургиясе институтында укый. Ул вакытта әле генә ачык йөрәккә операцияләр ясауга керешәләр.
    -Йөрәк-кан тамырлары хирургиясен медицинаның иң югары ноктасы дип саныйм. Күз алдына гына китерегез: кеше операция өстәлендә ята, ә аның йөрәге - хирург кулларында. Ул тибүдән туктаган. Күпмедер вакыт, кайчак сәгатьләр уза, хирург операция ясый - йөрәкне дәвалый. Аннары аны үз урынына урнаштыра. Ә без, анестезиологлар, операция барышында кеше организмында гомернең дәвам итүен тәэмин итәргә тиеш. Бу бик катлаулы һәм авыр эш,-ди Мөхәммәт. Ул моны шулкадәр тыныч, гадәти итеп сөйли ки, әйтерсең, ниндидер бик ансат эшне тасвирлый.
    Уртак илебез җимерелгәч
    …Советлар Союзы җимерелгәч, бөтен нәрсә үзгәрә. Таҗикстанда халык моны фаҗига дип кабул итә, күпләр паникага бирелә: Россиядән башка, бердәм илдән, аның ярдәменнән башка ничек яшәрбез? Россиягә ишекләр ябыла. Әмма алар икенче якка - Әфганстанга, Кытайга, Гарәп илләренә ачыла. Таҗикстанның икътисады какшый, җайга салынган авыл хуҗалыгы, сәнәгать җимерелә. Югары квалификацияле табибларны чит илләргә чакыралар, зур хезмәт хаклары белән кызыктыралар.
    -Кардиохирурглар гарәп илләренә күпләп китә башлады. Ә мин хирургсыз ничек эшлим? Әйе, мине дә чакырдылар. Әмма дөньяга карашым, тормыш тәҗрибәм мине тоткарлады. Үземә күбрәк Россия ошый, Мәскәүдә укыдым да бит. Анда чит-ят булмам дип ышандым. Уйлап-уйлап тордым да, Татарстанны сайладым. Безнең халыклар арасында урталыклар күп, гореф-гадәтләр, дөньяга карашыбыз охшаш, динебез бер. Гаиләдәге тәртипләр дә бертөрле. Без яңа урында үзебезне озак та үтми чит җирдәге кебек түгел, ә якын дуслар арасында итеп тойдык,-дип ышанып әйтә Мөхәммәт.
    Чынлап та, охшашлыклар бар икән. Әңгәмәбез барышында таҗик сүзләре яңгырап алды, алар бик тә татар сүзләренә охшаган. Табибның гаиләсендәге мөнәсәбәтләр дә татар гаиләсендәгене хәтерләтә. Мөхәммәт - мөселман, ул гарәп телендә Коръәнне укый, Пәйгамбәребезнең барлык биш йөз хәдисен өйрәнгән… Әңгәмәбез ахырында без шундый нәтиҗәгә килдек: мөгаен, безнең халыклар бердәм тамырдандыр, алары исә борынгы бабаларыбыз - күчмә кабиләләр чиксез далалар буйлап таралган чорларга барып җитәдер.
    Хәзер инде аз гына табибның гаиләсе турында да әйтеп үтик. Мөхәммәт - үсеп җиткән биш бала атасы. Аларның өчесе табиблар, икесе - тел белгечләре. Улы Фирдәүс тә Россиядә - Башкортстанда табиб булып эшли, кызы Лола - үз илләрендә аэропортта табиб. Тагын бер кызы Садбарг әлегә нәние белән өйдә утыра. Бер улы Таҗикстан - Корея илчелегендә тәрҗемәче, ә кызы республиканың Президент лицеенда инглиз теле укыта.
    Мөхәммәт яңа урында тормышлары әйбәт дип саный. Ул район һәм хастаханә җитәкчеләренә бик яхшы өй биргәннәре өчен дә рәхмәтле. Тормыш иптәше Сабоһад (иртәнге җил дигән сүз) белән алар оныклар үстерәләр. Сабоһад лаеклы ялга чыкканчы туган илендә агроном булып эшләгән, ефәк корты үстерү белән шөгыльләнгән. Әлеге кортның коконыннан бик нечкә ефәк җебе алалар.
    -Хатыным әйтә, бигрәк монда сөрү җирләре күп, ди. Ә мин аңа: аларның җирләре күп түгел, безнең Таҗикстанда җир аз. Әмма биредә таулар юк, дип җавап бирәм,-ди Мөхәммәт. Аның әйтүенчә, Сабоһад яңа урынга ияләшкән, күршедәге татар әбиләре белән дуслашып, токмачлы аш, гөбәдия пешерергә өйрәнгән. Хәзер бөтен гаиләләре белән "татарча" ашыйлар икән. "Безгә генә түгел, оныкларга да ошый!"-дип соклануын белдерә Мөхәммәт.
    -Сезнең өчен бирегә килгәч иң гаҗәпләндергәне, авыр кабул ителгәне нәрсә булды?-дип сорыйм аңардан.
    -Салкын!-дип җавап бирә ул. -Бездә бит салкыннар ун градустан артмый. Әмма сездә искиткеч чиста һава, бик тәмле су. Иң мөһиме - ачык күңелле, ярдәмчел, әйбәт кешеләр. Без үзебезне чит-ят итеп тоймыйбыз. Туган ягыбызга ялга кайтканда да, күңелләребез Татарстанга тартыла, үзебезнеке булып беткән авылга ашыгабыз. Уйлап карасаң, барыбыз да бит Адәм атабыз белән Һава анабыз балалары, барлык халыклар үзара туганнар.
    Бу сүзләргә нәрсә өстисең? Мөгаен, Мөхәммәт фикерендә халыклар бердәмлегенең нигезен тәшкил иткән хакыйкать үзе ятадыр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: