Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Иске Чаллы мәктәбе укучылары җиңүче дип табылды

30 октябрьдә "Алинә" спорт залында "Яшьләр наркотикларга каршы" девизы астында өстәл теннисы буенча район беренчелеге узды. Ярышларда мәктәп укучылары, авыл яшьләре, район оешмалары командалары көч сынашты. Нәтиҗәдә 5-8 нче сыйныфта укучы малайлар һәм кызлар арасында Альмир Гатауллин (Иске Чаллы), Александр Астафьев (Иске Матак), Фирдүс Гыйниятуллин (Иске Чаллы), Екатерина Захарова (Яңа...

30 октябрьдә "Алинә" спорт залында "Яшьләр наркотикларга каршы" девизы астында өстәл теннисы буенча район беренчелеге узды.

Ярышларда мәктәп укучылары, авыл яшьләре, район оешмалары командалары көч сынашты. Нәтиҗәдә 5-8 нче сыйныфта укучы малайлар һәм кызлар арасында Альмир Гатауллин (Иске Чаллы), Александр Астафьев (Иске Матак), Фирдүс Гыйниятуллин (Иске Чаллы), Екатерина Захарова (Яңа Салман), Айгөл Шәмсиева (Әхмәт), Сирәнә Зарипова (Түбән Әлки) җиңү яулады. 9-11 сыйныфта укучы өлкәнрәк укучылар арасында Айнур Гыйбадуллин (Иске Чаллы), Айнур Сәгыйров (Яңа Салман), Илфат Зарипов (Иске Чаллы), Айгөл Мусина (Чуаш Кичүе), Альбина Мусина (Иске Чаллы), Ольга Курзаева (Иске Матак) җиңде.

Авыл яшьләре арасында беренче урынны Каргадан Фәнис Низамов яулады. Базарлы Матактан Илшат Фәхриев - икенче, Иске Баллыкүлдән Илнар Рәҗәпов өченче булды.

Хатын-кызлар арасында Базарлы Матактан Гөлүсә Хәйруллина җиңүче дип табылды. Галина Исаева (Иске Матак) һәм Татьяна Горбунова (Базарлы Матак) икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.

Командалар арасында Иске Чаллы мәктәбе - беренче, Яңа Салман мәктәбе икенче урында. Чуаш Кичүе мәктәбе командасы өченче урынга тиң дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев