Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Җитәкчеләрдән бәйрәм белән котлау

    Муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин, район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин авыл хуҗалыгы формированиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары хезмәтчәннәрен, белгечләрен һәм җитәкчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән кайнар тәбрикләделәр.

    "Авыл җиренең уңган хезмәт ияләре, районыбыз горурлыгы булган тырыш, эшчән якташларыбыз! Гомерегезне туган ягыбыз белән бәйләп, яшьтән сайлаган һөнәрегезгә тугры калып, сез җир эшкәртеп икмәк үстерәсез, илебез халкын ит-сөт белән тәэмин итәсез. Көйсез табигатьнең кырыс һәм катлаулы шартларында, туфракны тирегез белән сугарып, таңнан төнгәчә эшләп, халкыбыз иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертәсез. Рәхмәт сезгә, эшсөярләребез! Бәйрәмегез уңаеннан һәммәгезгә нык исәнлек телибез. Эшегездә уңышлар, тормышыгызда бәхет, сөенечләр юлдаш булсын. Гаиләләрегез муллыкта яшәсен, өйләрегезне бала-чага шау-шуы күңелне шаулатып торсын,"-диелә әлеге котлауда.

    Корбан бәйрәме белән!
    15 октябрьдә билгеләп үтеләсе Корбан бәйрәме белән мөселман әлкилеләрне район башлыгы Фердинат Дәүләтшин котлады.
    "Хөрмәтле мөселманнар! Ислам динендәге иң олуг һәм якты, һәр мөселман кешесе өчен кадерле булган бәйрәмнәребезнең берсе - Корбан гаете белән сезне ихластан тәбрик итәм. Исламдагы югары кешелеклелек принциплары, аерым алганда, мәрхәмәт-миһербанлылык, мескеннәргә, фәкыйрьләргә ярдәм итү, традицияләрне олылап саклау һәм дәвам итү, сафлык-пакьлек Корбан бәйрәмендә аеруча нык чагылыш таба. Ислам бит тынычлык, татулык кебек принципларны алга сөрүче дин дә. Районыбызда төрле диннәрне тотучы кешеләрнең янәшә дус һәм тату яшәве - олы казанышыбыз. Бәйрәм белән тәбрикләп, хөрмәтле райондашлар, һәммәгезгә сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек, тормышыгызда муллык, күңел байлыгы, эшләрегездә уңышлар телим. Изге бәйрәм киләчәккә өмет-ышанычларыбызны тагын да ныгытсын!" -диелә котлауда.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: