Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әнәс һәм Сания Яруллиннарның районыбыз өчен башкарган хезмәтләре хакында байтак сөйләргә була

Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң күркәм гаиләләрен кабул итү була. Әлеге тантанага республиканың шәһәр һәм районнарыннан 53 гаилә чакырылган. Алар арасында безнең район вәкилләре - Әнәс һәм Сания Яруллиннар да бар. Бу гаилә әлкилеләргә яхшы таныш. Гаилә башлыгы Әнәс Яруллин...

Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң күркәм гаиләләрен кабул итү була. Әлеге тантанага республиканың шәһәр һәм районнарыннан 53 гаилә чакырылган. Алар арасында безнең район вәкилләре - Әнәс һәм Сания Яруллиннар да бар.

Бу гаилә әлкилеләргә яхшы таныш. Гаилә башлыгы Әнәс Яруллин бөтен гомерен медицинага багышлаган шәхес. Ул 37 ел районыбыз халкының сәламәтлеге сагында торды. Шуның 28 елын баш табиб булып эшләде. Ул җитәкчелек иткән чорда район сәламәтлек саклау системасы тамырдан үзгәреш кичерде, заманча дәрәҗәгә күтәрелде. Әнәс Әһлиуллович бик таләпчән, булдыклы, абруйлы җитәкче булды.

Гаилә учагын саклаучы Сания Госмановна да укымышлы, зыялы, нәзакәтле һәм чибәр ханым. Ул - математика укытучысы. Озак еллар Базарлы Матак һөнәр училищесында белем бирде, инде ике дистә елга якын район мәгариф идарәсендә методист булып эшли.

Бу икәүнең районыбыз өчен башкарган хезмәтләре хакында байтак сөйләргә булыр иде. Әмма бүген безнең сүзебез аларның гаилә тарихы турында.

Язмыш үзе кавыштырган

Спас районының Ямбакты авылында туып-үскән Әнәс белән Мөслим районының Олы Чакмак авылы кызы Сания Болгариядә очрашалар. Бу вакытта алар икесе дә югары белемле яшь белгечләр. Медицина институтын тәмамлаган Әнәс Болгар үзәк хастаханәсендә теш табибы булып эшли, комсомол оешмасы секретаре вазыйфасын алып бара. Җәмәгать эшләрендә бик актив булган егетне комсомолдан чит илгә путевка белән бүләклиләр. Италия-Тунис маршруты буенча сәяхәткә китәргә җыенып йөргәндә ни сәбәпледер путевканы Болгариянекенә алыштыралар.

Пединститут тәмамлап үз районына эшкә кайткан, бер елдан инде завуч итеп билгеләнгән Сания белән дә шуңа охшаш хәл килеп чыга. Алар иптәш кызы белән Франциягә туристик сәяхәткә китәргә тиеш була. Тик соңгы моментта Франция урынына Болгарияне тәкъдим итәләр. Әйтерсең лә язмыш бу ике яшь йөрәкне очраштыру өчен махсус шулай эшли.

Болгариягә сәяхәт вакытында кабынган дуслык хисләре кайнар мәхәббәткә әверелә. Болгар белән Мөслим арасында хатлар йөри башлый. Егетнең дә җае чыккан саен шул якларга "юлы төшә". Танышуларына дүрт ай дигәндә -1977 елның Яңа ел бәйрәмендә гөрләтеп туй ясыйлар.

Яшьлек ул болай да бәхетле

-Туйдан соң Болгарда хастаханә биргән кечкенә генә бүлмәбезгә килеп урнаштык,-дип хатирәләрен яңарта Ярулиннар. -Әйтерлек җиһаз да юк иде. Әмма иң бай, иң бәхетле кешеләр идек без ул чакта.

Комсомолның Әлки район комитетында эшләүче дуслары Әнәсне бик тә безнең районга кайтырга кодалыйлар. Районыбыз табибларга нык кытлык кичерә, үзәк хастаханәдә стоматолог бөтенләй дә булмый. Туктаусыз үгетли торгач, Ямбактыда ялгызы яшәүче әнигә дә якынрак булырбыз дип, 1977 елның көзендә Яруллиннар Базарлы Матакка күченәләр.

Килгән табиблар районда озак тоткарланмагангадыр, халык стоматологка бик тә тилмергән була.

-Иртәдән кичкә кадәр теш кабинеты ишеге төбендә чират бетеп тормый, көне-көне белән йөзәр кеше кабул итә идем,-дип искә ала Әнәс Әһлиуллович.

Тора-бара ул төшкә кадәр теш алу, ә төштән соң дәвалауны гамәлгә кертә, теш кую хезмәтен җайга сала.

-Әлки халкы тешләренең тазалыгы белән мактана алмый. Шуңа мин баш табиб булгач та стоматология хезмәтләрен киңәйтүгә зур әһәмият бирдем,-ди ул. -Бу тармакны һәрдаим заманча җиһазлар белән тәэмин итүне, кадрлар туплап, аларның квалификациясен күтәреп торуны алга сөрдем.

Гел кеше күз алдында

-Сез икегез дә дәрәҗәле урыннарда эшләп, гел кеше арасында, халык күз алдында булдыгыз. Ә бит халык җитәкче кешегә, аның гаиләсенә аеруча сынап карый. Моны тоеп торгансыздыр?

-Билгеле инде, җитәкче урынын биләү зур җаваплылык йөкли,-ди Әнәс Әһлиуллович. -Син эш урыныңда гына түгел, көнкүрештә дә, гомумән, бөтен тормышың, яшәү рәвешең белән кешеләр ышанычын акларга бурычлы.

-Карьера баскычыннан югары күтәрелгән, дәрәҗәгә ирешкән теләсә кайсы ир-атның артында акыллы, зирәк хатыны тора, диләр. Сез моның белән килешәсезме?

-Әлбәттә килешәм. Сания тормышта миңа һәрчак ышанычлы терәк, таяныч булды. Йорт-хуҗалыкны алып бару, балалар тәрбияләү мәшәкатьләренең күпчелеге аның җилкәсенә төште. Кайгыртучан хатын һәм ана, уңган хуҗабикә дә ул. Мин аңа бик рәхмәтле.

Тулы бер районда халык сәламәтлеген саклау өчен җаваплы булу, 320 кешедән торган коллектив белән җитәкчелек итү - бу хезмәтнең никадәр мәшәкатьле, четерекле булуын күзаллау авыр түгел. 28 ел шушы зур вазыйфаны башкару дәверендә әллә нинди катлаулы, проблемалы хәлләр дә килеп чыккандыр. Мондый вакытта гаиләңнең, якын кешеңнең сине аңлавы, иңен куюы бик мөһим шул.

-Әнәс үз хезмәтен бөтен барлыгы белән бирелеп башкарды. Эш дигәндә вакыты белән дә, көче, сәламәтлеге белән дә санашмады. Җаваплылыкны бүтәннәргә күчерми, үз өстенә ала торган кеше ул. Әмма эшендәге проблемаларны беркайчан да өйгә ияртеп кайтмады, -ди ире турында Сания ханым.

Гаилә хәлләре хакында сөйләшеп утырганда алар икесе дә кат-кат:

-Сез безне идеаль гаилә дип тасвирлый күрмәгез берүк,-диделәр. -Президент белән очрашуга барырга лаек дип табулары безнең өчен зур дәрәҗә, билгеле. Тик бит безнең кебекләр, яхшыраклар да бик күп. Без дә гап-гади авыл гаиләсе. Шактый еллар терлек асрап яшәдек. Сыер тоттык, йөзәр баш чеби, үрдәк, каз бәбкәләре үстерә идек. Булганының кадерен белеп, шөкер итеп яшибез. Иң мөһиме, тормыш имин, балалар сау-сәламәт булсын.

«Әтиегезгә охшарга тырышыгыз»

Яруллиннар өч егет үстерделәр. Улларының һәркайсы тормышта үз юлын тапкан, матур гаилә корган. Бүген әти-әниләре өчен сөенеч, горурлык алар. Олы уллары Наил әтисе сукмагыннан китеп, табиб профессиясе алган, анестезиолог-реаниматолог булып эшләгән. Хәзер Казанда "Берлин-Хеми" фирмасында менеджер. Хатыны Ләйлә белән Мәдинә исемле кыз үстерәләр.

Руслан авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган, шулай ук Казанда авыл хуҗалыгы җиһазлары сату буенча менеджер. Җәмәгате Гөлнара - табиб, кызлары Камиләгә өч яшь.

Төпчекләре Илнур Казанның Мәскәү районы судында судья ярдәмчесе. Хатыны Рамилә дә юрист. Уллары Сөләйман үсеп килә.

-Улларыбыз йорттагы бөтен эшне эшләп үстеләр. Идән дә юдылар, ашарга да пешерделәр, терлек тә карадылар,-ди Сания ханым. -Хәзер дә бер хезмәттән дә курыкмыйлар.

Билгеле, әти-әниләре арасындагы үзара мөнәсәбәтне күреп, шуны күңелләренә сеңдереп үскәндер малайлары. Оясында ни күрсә, очканда шуны эшли, диләр бит. Сания ханым болай дип тә өсти:

-Мин гел улларыма: бәхетле буласыгыз килсә, әтиегездән үрнәк алыгыз, аңа охшарга тырышыгыз, дип кабатлыйм. Әтиегез шикелле хезмәтегезне җиренә җиткереп башкарыгыз, аның кебек яхшы ир, үрнәк әти булыгыз, дим.

«Әнигә бурычымны түләп бетермәдем кебек»

Сүзебез килен-каенана мөнәсәбәтләренә дә кагылмый калмады.

Әнәс Әһлиулловичның әнисе Бибисара апаның шактый еллар улы белән килене тәрбиясендә яшәгәнен белә идем. Бу әңгәмә вакытында алардан әти-әниләре хакында күпме җылы сүз ишеттем!

-Әнинең зиһенлелегенә, зирәклегенә торып-торып исем китә. Гади авыл хатыны булса да, бик күпне белә иде ул. Аның әйткән сүзләрен гел исемә төшерәм, афоризмнар кебек, шулкадәр тирән мәгънәле алар. Әни озак еллар сукыр каенанасын тәрбияләде. 50 яшендә үзе дә дөм сукыр калды. Алай да кош-корт, сарыклар асрап яшәде әле, төп нигездән китәсе килмәде. 14 ел безнең белән торды, 89 яшендә бакыйлыкка күчте. Аңа кулдан килгәнчә кадер-хөрмәт күрсәтергә тырыштык, Сания яшь баладай карады. Әмма барыбер әнием алдындагы бурычымны үтәп җиткерә алмадым дип уйлыйм. Аналарның хакы бик зур бит!-ди Әнәс Әһлиуллович.

Сания ханым да каенанасын олы ихтирам белән искә ала:

-39 ел көн яктысын күрми яшәсә дә, әни зарланмады, уфтанмады. Тормышта бик күп авырлыклар күргән кеше иде ул. Гел эшләде, хәрәкәттә булды. Мине үз кызыдай күрде, акыллы киңәшләрен биреп торды.

-Сез инде өч мәртәбә каенана. Акыл-тәҗрибәгезне киленнәрегез белән дә уртаклашасыздыр?

-Мин үзем алардан өйрәнәм. Яшьләрнең белмәгәннәре юк бит хәзер. Өлгерләр, җитезләр. Улларымны яратып яшәүләре, карап-тәрбияләп торулары өчен бик рәхмәтле мин аларга.

Сания Госмановнаның әтисе дә шактый еллар аларда яшәде. Аны да зурладылар, хөрмәтләп тәрбияләделәр.

Гаилә бәхетен ничек сакларга?

Билгеле, мин әңгәмәдәшләремә бу сорауны бирми кала алмадым.

-Гаилә бәхетле, озын гомерле булсын өчен ике арада ярату, мәхәббәт булырга тиеш,-ди алар. -Бер-береңне сакларга, сабыр итә, юл куя белергә, авыр вакытларны, хәтер калуларны уздырып җибәрергә кирәк.

-Никахтан соң хатыны өчен җаваплылык тулысынча ир-атка күчә, дин әнә шуны алга сөрә,-дип өсти Әнәс Әһлиуллович. -Хатынының һәм балаларының иминлеге, җитеш тормышта яшәве ир кеше җаваплылыгында.

-Гаиләнең иминлеге хатын-кызга да бик күп бәйле. Күбрәк ул түземлелек күрсәтергә, юл куярга, киеренкелекне йомшарта белергә тиеш дип уйлыйм мин,-ди Сания ханым.

«Президентыбыз - республика өчен табыш»

Президент белән очрашуга барасы булгач, ул хакта да фикер алыштык.

-Рөстәм Нургалиевич премьер-министр вакытта безнең хастаханәдә булган иде,-дип бер вакыйганы искә алды Әнәс Яруллин. -Бала тудыру бүлеген файдалануга тапшырганга ике ел гына вакыт үткән иде әле. Ул шунда: "Күр әле, бүген тапшыргандай өр-яңа саклагансыз бинаны. Шуның өчен бирегә җиһазлар алырга өстәмә миллион сум бирәм", дип исебезне китәрде. Игътибарлы да, кешелекле дә, тирән белемле һәм тапкыр да Президентыбыз. Ул бөтен Россия күләмендә абруйлы, чит илләрдә дә беләләр үзен. Минемчә, республикабыз өчен чын табыш ул. Халык та бик ярата аны. Гадилеге өчен, республикада яшәүчеләр турында шулай ихластан кайгыртканы өчен үз итәләр. Татарстан белән әле озак еллар җитәкчелек итеп, аны яңа үрләргә әйдәсен иде Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев