Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Амнистия буенча Әлки район җинаять җәзасын үтәтү комиссиясе исәбеннән 7 хөкем ителгән кеше төшерелде

Россия Президенты Владимир Путин үткән елның 9 декабрендә Дәүләт Думасы депутатлары каравына закон проекты тәкъдим иткән иде. Ул РФ Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулу уңаеннан амнистия игълан итү турында булып, 25 мең россиялегә кагылды. Амнистия нәтиҗәсендә иреккә чыгарылучылар - балигъ булмаган килеш җинаять кылучылар, кечкенә балалары булган яисә авырлы...

Россия Президенты Владимир Путин үткән елның 9 декабрендә Дәүләт Думасы депутатлары каравына закон проекты тәкъдим иткән иде. Ул РФ Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулу уңаеннан амнистия игълан итү турында булып, 25 мең россиялегә кагылды.
Амнистия нәтиҗәсендә иреккә чыгарылучылар - балигъ булмаган килеш җинаять кылучылар, кечкенә балалары булган яисә авырлы хатын-кызлар, пенсионерлар, I-II төркем инвалидлар, Чернобыль АЭСында авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан кешеләр, Ватанны саклау буенча хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар.
Документ кабул ителгәч, амнистиянең кемнәргә кагыласы билгеле булгач, җинаять җәзасын үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре эшкә кереште. Амнистия хакындагы карар инспекция начальнигының прокурор раслаган карары буенча үтәлә. Теге яки бу хөкем ителүчене амнистияләү турындагы документка аның шәхси эше, мактау һәм шелтәләр дә өстәлә.
Шулай итеп, амнистия буенча район җинаять җәзасын үтәтү комиссиясе исәбеннән 7 хөкем ителгән кеше төшерелде. Аларның берсе балигъ булмаган килеш җинаять эшләү сәбәпле хөкем ителгән иде. Тагын берсе Чечня республикасында сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан. Өч хатын-кызның балигъ булмаган балалары бар. Ә ике кеше беренче тапкыр хөкем ителгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев