Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Һәр көнне – 1500 гектар

20 августка төгәлләү зарур. 31 июльдә республика Министрлар Кабинетында үткән брифингта Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов игенчеләр алдына әнә шундый бурыч куйды.

Районыбыз игенчеләре республикада беренчеләрдән булып чәчелгән барлык бөртеклеләрнең яртысыннан артыгында икмәкне җыеп алдылар. "КВ-Агро"ның "ВостокЗернопродукт" ЯАҖ игенчеләре, җитәкче-белгечләре һава торышы уңай булганда районда уракны 15 августка төгәлләргә ниятлиләр.

Дөрес, бездәге филиал комбайнчылары үзләрендә өлгергән иген басулары тамырда басып торганда урак авыр барган чит район филиалларына китеп ярдәм күрсәтергә мәҗбүрләр. Әйтик, соңгы көннәрдә комбайнчыларыбыз Спас, Алексеевск районнары басуларында эшләделәр.

"Хузангай" кооперативы узган ел урып-җыюны 15 августка төгәлләгән булган. Быел максатлары игеннәрне 10 августка кадәр тулысынча җыеп алу. Дөрес, былтыр хузангайлылар амбарына 46 мең тонна икмәк кергән булса, быел 30 мең тоннадан артмас кебек.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткән брифингта:

-Без уракны иртәрәк төгәлләүне каядыр рапорт бирер өчен үзмаксат итеп куймыйбыз. Без моны югалтулар мөмкин кадәр азрак булсын өчен эшлибез. Комбайннар белән 1 августта басуда игеннәрне суктыра башладыгыз ди. Әгәр туктап, әлеге басуга шул ук комбайннар белән 10 көннән соң уракка төшсәгез, 10-15 центнер икмәкнең югалганын белерсез. Ни хикмәттер, бөртек алай ук коелмый да, ә югалтулар хәйран,-дип билгеләп үтте.

Марат Әхмәтов брифинг барышында Әлки районын ике тапкыр уңай яктан телгә алды. Башта ул бездәге урак барышыннан канәгать калуын әйтте. Ә аннан соң "КВ-Агро"дан Әлки егете Азат Әхмәтовның республика комбайнчылары арасында беренчеләрдән булып 1 мең тонна ашлык суктыруга ирешүен хәбәр итте. "Азат кебек алдынгы комбайнчыларыбыз һәр көнне 100 тонна бөртек суктырып алалар",-диде министр.

Агымдагы атна республика игенчеләре өчен удар атна дип игълан ителде. Җиде көн эчендә игенчеләребез алдына 1 миллион тонна икмәк җыеп суктыру бурычы куелды. Һәр авыл хуҗалыгы формированиесе көн саен үзендәге барлык бөртеклеләрнең 4 процент мәйданында урып-җыю эшләрен башкарганда гына моңа ирешү мөмкин. Димәк, районыбыз игенчеләре дә бу атнада һәр көнне 1500 гектарда игеннәрне җыеп алырга тиеш. Һәм механизаторларыбыз, әлеге башлангычка кушылып, бу бурычны үтәп баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Жатва