Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Хастаханә төзекләнә, яңара

Районыбызда төзелеш эшләре туктап торганы юк. Яңа торак йортлар да калка, зур күләмле социаль объектлар да төзелде. Әле күптән түгел район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә күләмле капиталь ремонт эшләре башланды.

Берничә ел элек хастаханәнең хирургия бүлеге заман таләпләренә туры китереп капиталь ремонтланып, яңабаштан җиһазландырылган иде. Аны капиталь ремонттан соң ачу тантанасына хәтта республика Сәламәтлек саклау һәм социаль яклау министры Айрат Фәррахов та килде.

Моннан 25 ел элек салынган өч катлы терапия бүлегенә төзелгәннән бирле бер тапкыр да ремонт ясалмаган, ул нык таушалган иде. Инде ниһаять, аңа да төзекләндерү чиратты җитте. Иң башта бинаның түбәсен өр-яңадан калай белән яптылар.

Вакыт узу белән муртайган тәрәз рамнарын да тулысынча яңа пластик тәрәзәләргә алыштырганнар. Хәзер биш кешелек бригада бинаның стенасын җылы саклаучы материал белән тышлап, керамогранит плитәләр белән бизәкли. 60 ка 60 сантиметрлы әлеге ялтыравыклы плитәләрне тигез итеп тезү чын професианаллар эше. Казанның төзелеш фирмасыннан килгән егетләр моны зәвык белән башкара. Әле эшкә керешкәннәренә ике атна гына булса да, бинаның яртысына якынын тышлаганнар инде. Килешү буенча эшне төгәлләү октябрь азагына билгеләнгән булса да, яңгырлар комачаулаганга, әлеге вакытка сыеша алуларына шик тә туган төзүчеләрдә. Әмма шунысы хак, салкыннар башланганчы алар тышкы эшләрне төгәлләячәк.

Ә бина эчендәге ремонт эшләрен, һава шартлары нинди булуга карамастан, хәтта төнлә дә башкарырга мөмкин булачак.

Район хастаханәсенең баш табибы урынбасары Светлана Одушкина әйтүенчә, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин республика Президентының хәер-фатихасын алып, ТР бюджетыннан 20 миллион сум акча бүлеп бирелгәч башланган ремонт эшләре. Яңа җиһазлар алуга 12,8 миллион сум акча каралган.

Хирургия бүлеге бинасы капиталь ремонттан соң һәркемнең күңеленә хуш килгән иде. Инде озакламас, хастаханәнең терапия бүлеге дә заман таләпләренә җавап бирерлек булып яңарыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев