Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Янгын күзәтчелеге бүлеге Әлки районында “Уңыш-2014” күзәтү-профилактика операциясе үткәрә

Янгын күзәтчелеге бүлеге 1 июльдән 30 сентябрьгә кадәр районда "Уңыш-2014" күзәтү-профилактика операциясе үткәрә. Күзәтчелек бүлегендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, эшкәртү һәм саклау белән мәшгуль 13 объект исәптә тора. Әлеге объектларда даими төстә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү, контроль чаралары уздырыла. Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре урып-җыю техникасының янгын сүндерү чаралары белән...

Янгын күзәтчелеге бүлеге 1 июльдән 30 сентябрьгә кадәр районда "Уңыш-2014" күзәтү-профилактика операциясе үткәрә.

Күзәтчелек бүлегендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, эшкәртү һәм саклау белән мәшгуль 13 объект исәптә тора. Әлеге объектларда даими төстә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү, контроль чаралары уздырыла. Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре урып-җыю техникасының янгын сүндерү чаралары белән комплектлануын, очкын сүндерү җайланмаларының төзеклеген тикшереп торалар. Шулай ук урак эшләре вакытында янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелә. Әлеге объектларда ут чыгуга юл куелганы юк, ди янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Радис Инсапов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев