Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Алабуга шәһәрендә узучы Халыкара мәктәп укытучылары фестивалендә Әлки районы педагоглары катнаша

Алабуга шәһәрендә узучы Халыкара мәктәп укытучылары фестивалендә районыбыз педагоглары да катнаша. Фестивальгә Россиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән җыелган укытучылар мәгариф өлкәсендәге яңалыклар турында фикер алышалар, тәҗрибә уртаклашалар, мастер-класслар, "түгәрәк өстәл"ләр үткәрәләр. Әлеге дәрәҗәле чарада катнашучы безнең укытучыларның да бүтәннәргә күрсәтерлек казанышлары бар. Н.Дәүли исемендәге гимназиянең рус теле укытучысы Нурия Фәракшина,...

Алабуга шәһәрендә узучы Халыкара мәктәп укытучылары фестивалендә районыбыз педагоглары да катнаша.
Фестивальгә Россиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән җыелган укытучылар мәгариф өлкәсендәге яңалыклар турында фикер алышалар, тәҗрибә уртаклашалар, мастер-класслар, "түгәрәк өстәл"ләр үткәрәләр. Әлеге дәрәҗәле чарада катнашучы безнең укытучыларның да бүтәннәргә күрсәтерлек казанышлары бар. Н.Дәүли исемендәге гимназиянең рус теле укытучысы Нурия Фәракшина, башлангыч сыйныфлар укытучысы Алия Шәфиева, Базарлы Матак урта мәктәбенең математика укытучысы Алинә Сафина - һәммәсе төрле елларда грантлар откан педагоглар. Укытучыларның август киңәшмәләре кысаларында оештырылган фестиваль 11-13 август көннәрендә уза.
фото www.tatar-inform.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев