Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Район авыл җирлекләре рейтингының соңгы нәтиҗәләре буенча Иске Хурада җирлеге алдынгылыкны били

Район авыл җирлекләре рейтингының соңгы нәтиҗәләре буенча Иске Хурада җирлеге (җитәкчесе Сергей Новиков) алдынгылыкны били Соңгы елларда авыл җирлекләре башкарма комитетлары эшенә халыктан сөт җыю, шәхси хуҗалыклардагы терлекләрне ясалма орлыкландыру, гаилә фермалары төзү, төрле социаль программалар буенча торак салу, күчемсез милекне һәм җирләрне рәсмиләштерү, урамнарны яктырту, төрле салымнар җыю һәм...

Район авыл җирлекләре рейтингының соңгы нәтиҗәләре буенча Иске Хурада җирлеге (җитәкчесе Сергей Новиков) алдынгылыкны били

Соңгы елларда авыл җирлекләре башкарма комитетлары эшенә халыктан сөт җыю, шәхси хуҗалыклардагы терлекләрне ясалма орлыкландыру, гаилә фермалары төзү, төрле социаль программалар буенча торак салу, күчемсез милекне һәм җирләрне рәсмиләштерү, урамнарны яктырту, төрле салымнар җыю һәм башка юнәлешләр буенча бәя бирелә.

Әлеге эшләр нәтиҗәләре буенча беренче барган Иске Алпар авыл җирлеге (җитәкчесе Ринат Шәйхетдинов) бу юлы икенче урында. Өченче - Ташбилге авыл җирлеге (Хәрирә Әхмәдиева). Иске Чаллы, Карга һәм Иске Матак авыл җирлекләре эше дә уңай бәяләрлек.

Рейтинг нәтиҗәләре буенча Апак авыл җирлеге исемлекнең ахырында сөйрәлүен дәвам итә. Җирлек башлыгы вазыйфаларын башкаручы -Илдар Рәхмәтуллин. Шулай ук Югары Колчурино (Елина Краснова) һәм Чуаш Борнае (Илсур Зарипов) җирлекләре башкарма комитетларына эшләрен нәтиҗәлерәк оештыру буенча җитди уйланырга нигез бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев