Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Хәтер аллеясы ачыла

4 ноябрьдә Базарлы Матакта Хәтер аллеясы ачылачак.

Районыбыз үзәгендә әлеге Хәтер аллеясы һәм һәйкәл Әфганстанда, Чечняда һәм бүтән кайнар нокталарда сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан райондашларыбыз хөрмәтенә торгызылды. Хәтер аллеясы Базарлы Матакның Совет урамында Азат итүче солдат һәйкәленнән ерак түгел урнашкан. Әлкилеләр һәм кайткан кунаклар 4 ноябрьдә сәгать 11 дә Хәтер аллеясын ачу тантанасына чакырыла.

Икенчел урак дәвам итә
Районыбызда кукуруз басуларының яртысыннан артыгы, көнбагышның дүрттән бере чамасында уңыш җыеп алынган.
"Кызыл Шәрык-Агро" ААҖ терлекчелек комплексларында һәм отрядларындагы фермаларында 117 мең тонна силос салынган. Кукуруз уңышын җыюда 7 "Ягуар" чапкычы һәм 23 берәмлек йөк ташу техникасы эшли. Бөртеккә суктырылган 1900 тонна кукуруз елдагыча издерелеп җиңсәләргә тутырылган.
Көнбагыш мәйданнарының 1093 гектары суктырылып, 1843 тонна уңыш җыеп алынган. "Востокзернопродукт" ЯАҖ буенча әлеге культураның уңышы һәр гектардан уртача -18, "Хузангай"да 13 центнерга якын.

Туңга сөрүне төгәлләделәр
"Хузангай" АХҖК механизаторлары, 10930 гектарда туңга сөреп, әлеге агрочараны тулысынча төгәлләделәр.
Шулай ук агрокөллият басуларында, «Билданов», «Гәрәев», «Насыйбуллин» һәм башка кайбер крестьян-фермер хуҗалыкларында җирне көзеннән эшкәртү төгәлләнде.
«Востокзернопродукт» ЯАҖ отрядларында әле 23772 гектар җир эшкәртәсе бар.

Милләтләр дуслыгына дан җырлыйк
"Татарстан - уртак йортыбыз" республика фестиваленә әлкилеләр дә актив кушылды.
Безнең районда күп милләт халыклары дус һәм тату яши. Фестиваль барышында аларның фольклорын, милли йолаларын, традицияләрен өйрәнү һәм халыкка күрсәтү максатында төрле мәдәни чаралар үткәрү күздә тотыла. Авыл җирлекләре, оешмалар, предприятиеләрнең үзешчән сәнгать коллективлары фестиваль кысаларында авыллар һәм район мәдәният йортлары сәхнәләрендә концертлар белән чыгыш ясаячак. Концертлар ноябрьдән киләсе елның апреленәчә дәвам итәчәк.

Каты кисәтү ясалды
Районда 16 авыл җирлегендә ясалма орлыкландыру пунктлары эшли.
Быел авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, халыктагы сыерлар көтүләрендә үгезләр булмауны һәм аларны асрауның зур чыгымнар китерүен исәпкә алып, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына районга ясалма орлыкландыру җиһазлары сорап мөрәҗәгать иткән иде. Бүгенгә инде 16 авыл җирлегендә терлекләрне ясалма орлыкландыру пунктлары эшли. Ел дәвамында шәхси хуҗалыклардагы 900 баштан артык сыер ясалма буазландырылган. Һәм алардан нигездә мул сөт бирергә сәләтле бозаулар туачак.
Кирәкле җиһазлар кайтарылып та, алардан тиешенчә файдаланмаучы авыл җирлекләре дә бар. Әйтик, Түбән Әлкидә шундый хәл. Бирегә кайтарылган ясалма орлыкландыру җайланмалары башта бер гаражда аунап ята. Аннан, шунда хезмәт күрсәтеләчәк дип, аларны котельняга күчерәләр. Кыйммәтле җиһазларга сакчыл карамаган, халык гозеренә игътибарсызлык күрсәткән өчен Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Рифкать Ибраһимовка район башлыгы каты кисәтү ясады.

Бушлай юридик ярдәм көне
24 октябрьдә Россиядә Бердәм бушлай юридик ярдәм көне үткәрелә.
Әлкилеләр бу көнне "Бердәм Россия" партиясенең җәмәгать кабул итүе бүлмәсенә мөрәҗәгать итә алалар. Биредә юристлар Лилия Казанбаева һәм Шамил Хәйруллин бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәк.
Җәмәгать кабул итүе бүлмәсе район Советы бинасының (Базарлы Матак ав., Крайнов ур., 54) өченче катында урнашкан.

Гражданнарны кабул итәләр
25 октябрьдә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча уполномоченный С.Сабурская һәм РФ җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе начальнигы Д.Хәмәдишин гражданнарны кабул итәләр.
Кабул итү урыны: Казан, Декабристлар урамы, 6 нчы йорт. Алдан язылу өчен телефон: (843)518-29-45.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев