Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Болгар хәзер бөтен дөнья хәзинәсе

Узган атнада районыбыздан зур делегация Болгарда әлеге музей-тыюлыкның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе уңаеннан үткәрелгән тантанада булды. Бүген Россиядә ЮНЕСКОга кертелгән 27 объект исәпләнә. Шуларның икесе - Татарстан җирлегендә. Моннан дистә еллар элек Казан Кремле Бөтендөнья мирасына кергән булса, бүген Болгар да шулар исемлегендә. ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова Татарстан...

Узган атнада районыбыздан зур делегация Болгарда әлеге музей-тыюлыкның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе уңаеннан үткәрелгән тантанада булды.

Бүген Россиядә ЮНЕСКОга кертелгән 27 объект исәпләнә. Шуларның икесе - Татарстан җирлегендә. Моннан дистә еллар элек Казан Кремле Бөтендөнья мирасына кергән булса, бүген Болгар да шулар исемлегендә. ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән бергә Болгар тыюлыгында булды, андагы тарихи һәм яңа биналарны карады. Шул ук көнне ул М.Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрында узган тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Болгар музей-тыюлыгының ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе турындагы сертификатны тапшырды. Шулай итеп, безнең күрше районда урнашкан, горурлыгыбыз булган, төзелешенә үзебез дә өлеш керткән Болгар музей-тыюлыгы хәзер Татарстанныкы, Россиянеке генә түгел, ә бөтен дөньяныкы.

фото www.newsru.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев