Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Дәвалану урынына барып кайту чыгымнарын каплау өчен компенсация түләнә

Бөер авыруыннан интегеп, амбулаториядә гемодиализ дәвасы алучыларга, онкологик авырулы кешеләргә дәвалану урынына барып кайту чыгымнарын каплау өчен компенсация түләнә. Мондый компенсация гаиләсендә уртача керем җан башына бүлеп исәпләгәндә Татарстанда кабул ителгән яшәү минимумының (хәзергә ул 6961 сум тәшкил итә) икеләтелгән суммасыннан зур булмаган авыруларга аларга гариза кергәч билгеләнә һәм түләнә....

Бөер авыруыннан интегеп, амбулаториядә гемодиализ дәвасы алучыларга, онкологик авырулы кешеләргә дәвалану урынына барып кайту чыгымнарын каплау өчен компенсация түләнә.

Мондый компенсация гаиләсендә уртача керем җан башына бүлеп исәпләгәндә Татарстанда кабул ителгән яшәү минимумының (хәзергә ул 6961 сум тәшкил итә) икеләтелгән суммасыннан зур булмаган авыруларга аларга гариза кергәч билгеләнә һәм түләнә. Компенсацияне билгеләү өчен медицина учреждениесеннән алынган белешмәләр (анда амбулатор гемодиализ яисә махсус онколгик ярдәм вакыты күрсәтелергә тиеш) нигез булып тора. Компенсацияне билгеләү өчен авыру дәваланып кайтканнан соң 6 айдан да калмыйча безгә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Шулай ук үзең белән түбәндәге документларны да алып килергә кирәк: гариза, дәвалану урынына бару-кайту чыгымнарын раслаучы документлар ( тимер юл, әмма югары уңайлыклы вагоннардан кала, 3 нче категорияле су транспорты, автомобиль транспорты, авиациянең эконом классы). Шулай ук соңгы өч айда һәр гаилә әгъзасының керемнәрен раслаучы документ, ышаныч белдерелгән кешеләргә ышаныч язуы, медицина учреждениесе тарафыннан бирелгән гемодиализ үткән, махсус онкологик ярдәм алган көн күрсәтелгән белешмә һәм паспорт белән аның күчермәсе дә кирәк булачак.

P.S. Халыкны социаль яклау бүлеге теге я бу ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндә барлык документларның (паспорт, балаларның туу турында танклыклары, эшләмәүчеләргә хезмәт кенәгәләре, ташламаларга хокукны раслаучы документлар) төп нөсхәләрен алып килүләрен сорый. Шуны да онытмагыз: бүлек һәр атнаның чәршәмбе көнендә 12.00-17.00 сәгатьләрдә халыкны кабул итми - биредә техник көн үткәрелә.

фото www.sibsi.net сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев