Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Нәселле таналарны саклагыз

Ясалма орлыкландырудан туган тана бозауларны сыер итеп калдыру отышлы. Районда соңгы ике-өч елда халыкта булган сыерларны ясалма орлыкландыру эше шактый җайга салынды. Алардан туган бозауларның яртысына якыны таналар була. Белгечләр бу тана бозаулар киләчәктә анасына караганда 25 процентка артыграк сөт бирергә сәләтле, диләр. Соңгыларыннан алынган тана бозаулар янә 25 процентка...

Ясалма орлыкландырудан туган тана бозауларны сыер итеп калдыру отышлы.

Районда соңгы ике-өч елда халыкта булган сыерларны ясалма орлыкландыру эше шактый җайга салынды. Алардан туган бозауларның яртысына якыны таналар була. Белгечләр бу тана бозаулар киләчәктә анасына караганда 25 процентка артыграк сөт бирергә сәләтле, диләр. Соңгыларыннан алынган тана бозаулар янә 25 процентка күбрәк продукция бирә алачак. Шуңа да халык ясалма орлыкландырудан туган нәселле таналарны иткә суеп әрәм итмәсен иде. Сез бу тана бозауны үзегездә калдыра яисә әйбәт бәядән сатып җибәрә аласыз. Сугым өчен үгезгә алыштырырга да мөмкин. Бу мәсьәләдә сезгә авыл җирлеге җитәкчелеге, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре ярдәмгә килә ала. Шулай ук ярдәм йөзеннән ясалма орлыкландырудан туган тана бозауларны сату яисә үгезгә алыштыру белдерүләрен район газетасында түләүсез бастыру акциясе игълан ителә (кышкы чорда).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев