Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Сихтермә-Хузангай авылының Борнай ягындагы кырында сукада эшләүче тракторчылар кеше сөякләренә юлыкканнар

Сихтермә-Хузангай авылының Борнай ягындагы кырында сукада эшләүче тракторчылар кеше сөякләренә юлыкканнар. Әлеге табылдыклар Болгардагы Халыкара археологик тикшеренүләр үзәгенә җибәрелгән. Авылдагы П.Хузангай музее директоры Олег Мурзин әйтүенчә, табылган сөякләрнең кайсы чорныкы булуын фәнни тикшеренүләр генә ачыклый алачак. Элекке елларда да Инча елгасы аръягындагы әлеге үзәнлектә кеше сөякләре чыгу очраклары булгалаган. "Күп...

Сихтермә-Хузангай авылының Борнай ягындагы кырында сукада эшләүче тракторчылар кеше сөякләренә юлыкканнар.

Әлеге табылдыклар Болгардагы Халыкара археологик тикшеренүләр үзәгенә җибәрелгән. Авылдагы П.Хузангай музее директоры Олег Мурзин әйтүенчә, табылган сөякләрнең кайсы чорныкы булуын фәнни тикшеренүләр генә ачыклый алачак. Элекке елларда да Инча елгасы аръягындагы әлеге үзәнлектә кеше сөякләре чыгу очраклары булгалаган. "Күп еллар элек язгы ташу вакытында елга аша зиратка чыга алмаганлыктан мәетләрне шул урында күмгән булулары мөмкин,-ди Олег Мурзин. -Табылган сөякләрнең 1921, 1946 еллардагы ачлыкта үлгән кешеләрнеке булу ихтималы да бар. Ул вакытта Хузангай участок хастаханәсе 50 ләп авылга хезмәт күрсәткән, морг мәетләр белән тулы булган, бәлки авыл зиратына күмеп өлгерә дә алмаганнардыр."

фото www.pro-goroda.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mp3}2639{/mp3}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев