Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Фаҗигадә машиналы як кына түгел, җәяүлеләр дә зыян күрергә мөмкин

    Юл һәлакәте дигәч, күз алдына бер-берсенә бәрелгән яисә юл читенә очкан, җимерелгән машиналар килеп баса. Ә бит фаҗигадә машиналы як кына түгел, җәяүлеләр дә "катнашырга" һәм зыян күрергә мөмкин. Статистика мәгълүматлары көзге айларда юлларда һәлак булган җәяүлеләрнең саны артуны раслый. Үткән 2013 елда республикада җәйге чор белән чагыштырганда көзен ике...

    Юл һәлакәте дигәч, күз алдына бер-берсенә бәрелгән яисә юл читенә очкан, җимерелгән машиналар килеп баса. Ә бит фаҗигадә машиналы як кына түгел, җәяүлеләр дә "катнашырга" һәм зыян күрергә мөмкин.
    Статистика мәгълүматлары көзге айларда юлларда һәлак булган җәяүлеләрнең саны артуны раслый. Үткән 2013 елда республикада җәйге чор белән чагыштырганда көзен ике тапкыр күбрәк җәяүленең гомере өзелгән. Быелгы саннар да сөенерлек түгел: 8 айда республика юлларында 864 җәяүлене таптатканнар! Нәтиҗәдә 85 кеше һәлак булган.
    Көзге фаҗигаләр саны артуның сәбәбе аңлашыла да: көннәр кыскара, кичке эңгер-меңгердә, әле шуның өстенә яңгыр да явып торса, юллар начар күренә. Җәяүлеләр шуны белсен иде: мондый вакытта юлда җәяүленең пәйда булуы машина йөртүче өчен һич көтелмәгән хәлгә әйләнә!
    Юл кагыйдәләре тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләргә киемнәренә яктылыкны чагылдыра торган элементлар - фликер, браслет, значоклар өстәргә куша. Алар булмаса һич югы киемегездә ачык төсләр булсын, шундый башлык, бияләй, шарф киегез я бәйләгез.
    Җәяүлеләрне кабат кисәтеп, юл аркылы чыкканда аеруча игътибарлы булырга, телефоннан сөйләшмәскә, капюшонны салырга, зонтикны җыярга киңәш итәбез. Ә инде авылдан читтәге юлларда бары транспорт хәрәкәтенә каршы яктан, юл кырыеннан гына йөрергә ярый - якынлашып килгән машиналарны күрергә кирәк бит. Быел транспорт йөргән юнәлештә барган 17 җәяүлене таптатканнар, аларның 6 сы һәлак булды.
    Исерек җәяүлеләргә дә юлда урын юк! Быел тапталган җәяүлеләрнең 29 ы исерек булып, аларның 7 сенең гомере өзелде, 22 се яраланды.
    Инде җәяүлеләр өчен ясалган юлны аркылы чыгу урыннары турында берничә сүз. Алар безнең районда да бар. Исегезгә төшерәм: җәяүлеләр "сукмагына" аяк басканчы, юлга игътибар итегез, якынлашып килүче машиналар юкмы, куркыныч түгелме. Ә машина йөртүчеләр үз чиратында җәяүлеләр өчен ясалган "сукмак"ка килеп җиткәндә тизлекне киметергә яисә бөтенләй туктап, кешеләрне үткәреп җибәрергә тиешләр. Моны эшләмәгән шоферга 1500 сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: