Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Түбән Әлки мәктәбенә 17 миллион сумга төшереп капиталь ремонт ясалачак

Киләсе елда райнда төзеләчәк һәм ремонтланачак социаль көнкүреш объектларына проектлар, смета документлары булдырыла. Төзүчеләрнең Катюшина, Йолдыз, Абдул Салман авылларындагы фельдшер-акушерлык пунктларына 100әр мең, Бибай Чаллысы һәм Мулланур Вахитовтагы пунктларга 500әр мең сумлык ремонт ясыйсылары тәгаен билгеле инде. Ә Алпар һәм Урта Әлкидә модульле яңа ФАПлар барлыкка киләчәк. Район үзәк хастаханәсе...

Киләсе елда райнда төзеләчәк һәм ремонтланачак социаль көнкүреш объектларына проектлар, смета документлары булдырыла.

Төзүчеләрнең Катюшина, Йолдыз, Абдул Салман авылларындагы фельдшер-акушерлык пунктларына 100әр мең, Бибай Чаллысы һәм Мулланур Вахитовтагы пунктларга 500әр мең сумлык ремонт ясыйсылары тәгаен билгеле инде. Ә Алпар һәм Урта Әлкидә модульле яңа ФАПлар барлыкка киләчәк. Район үзәк хастаханәсе территориясенә дә модульле бина - морг куелачак. Юхмачы табиблык амбулаториясендә 5 миллион сумлык төзекләндерү эшләре планлаштырыла.

Ә менә Түбән Колчуринода күпфункцияле мәдәни үзәк төзеләчәк. Түбән Әлки мәктәбенә 17 миллион сумга төшереп капиталь ремонт ясалачак. Шул ук мәктәптә һәм Юхмачы мәктәбендә инвалидлар өчен уңайлы тирәлек булдыруга да акча биреләчәк. Районда яңа спорт мәйданчыклары төзеләчәк. Балалар һәм әти-әниләр өчен тагын бер сөенеч - "Яшь имәннәр" ял лагерын ремонтлауга да 3 миллион 850 мең сумлык смета төзелгән инде. Шулай итеп, 2015 елда төзүчеләргә җиң сызганып хезмәт кую өчен эш фронты билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев