Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 11 октябрьдә Базарлы Матак үзәге иртәдән үк кайный башлады – халык ярминкәгә җыелды

    11 октябрьдә Базарлы Матак үзәге иртәдән үк кайный башлады - халык ярминкәгә җыелды. Ярминкәгә "Кызыл Шәрык-Агро", крестьян-фермер хуҗалыклары, "Хузангай" кооперативы, авыл җирлекләре вәкилләре җаның ни тели - барын да алып килгәннәр иде. Бөртек (арпа, бодай), орлыклык бәрәңге, төрледән-төрле яшелчәләр күп иде. "Тяминов" крестьян-фермер хуҗалыгы һәм "Кызыл Шәрык-Агро" тәкъдим иткән бодай...

    11 октябрьдә Базарлы Матак үзәге иртәдән үк кайный башлады - халык ярминкәгә җыелды.
    Ярминкәгә "Кызыл Шәрык-Агро", крестьян-фермер хуҗалыклары, "Хузангай" кооперативы, авыл җирлекләре вәкилләре җаның ни тели - барын да алып килгәннәр иде. Бөртек (арпа, бодай), орлыклык бәрәңге, төрледән-төрле яшелчәләр күп иде. "Тяминов" крестьян-фермер хуҗалыгы һәм "Кызыл Шәрык-Агро" тәкъдим иткән бодай һәм бәрәңге тиз арада сатылып бетеп, машиналар аны кабат төяп килде. Печән һәм салам олаулары да ияләрен бик тиз тапты. Район үзешчәннәре куйган концерт та ярминкәгә бәйрәм рухы өстәде.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: