Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Сабантуйда авыл атлары шәп чапты

Сабан туе уза торган үзәнлек бер мәлгә бушап диярлек кала. Димәк, ат чабышы вакыты җиткән. Соңгы берничә елда ат чабышы махсус урында - халык утырып карау өчен трибунасы булган ипподромда үтә. Ат чабышын ярата башлау өчен Сабантуйда бары бер тапкыр булса да шунда килеп җан атарга гына кирәк. Мондагы мохит,...


Сабан туе уза торган үзәнлек бер мәлгә бушап диярлек кала. Димәк, ат чабышы вакыты җиткән.
Соңгы берничә елда ат чабышы махсус урында - халык утырып карау өчен трибунасы булган ипподромда үтә. Ат чабышын ярата башлау өчен Сабантуйда бары бер тапкыр булса да шунда килеп җан атарга гына кирәк. Мондагы мохит, мондагы искиткеч матур күренеш сине һичшиксез үзенеке итәчәк. Әнә бит ат чабышы вакыты якынлаша башлауга халык та ташкын булып шул ипподром ягына агыла.
Ипподромны һәр елны Сабан туена район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре ярдәмчеләре белән бергә әзерлиләр. Алар бу ярышны халык өчен онытылмас вакыйга, озакка истә калырлык кызыклы да, мавыктыргыч һәм эчтәлекле дә бәйрәм итеп үткәрергә тырышалар.
Менә трибуналар халык белән тулды. Атлар үтә торган дистанциянең буеннан буена диярлек тезелешеп баскан җанатарлар бер мәлгә тынып калды - тавыш көчәйткечтән дикторның беренче старт бирелүе хакындагы игъланы яңгырады.
Ат чабышын кызыклы да, мавыктыргыч та итеп соңгы берничә елда районыбызның спорт белгече Рифкать Сәгъдиев алып бара. Менә Рифкать Габбасович беренче ярышта катнашучы юртаклар (ике көпчәкле кечкенә арбага җигелгән атлар) белән таныштыра. Алар барысы өчәү - икесе "Алексеевскдорстрой" җәмгыятенә карый, ә берсе "Хузангай" кооперативыныкы. Билгеле инде, без, патриотлык хисе белдереп, үзебезнең Хузангай юртагы өчен җан атабыз. Әмма «Мираж» кушаматлы бу юртак «кәҗәләнеп» дистанциядән чыкты.
Менә беренче ярышның нәтиҗәләре дә мәгълүм - бары берничә секунд аерма белән 1нче номерлы юртак (идарә итүчесе Сергей Хныченков) беренче булып финишка килеп керде, 2нче номерлы юртак (Николай Сидоркин) икенче урынны яулады.
Сабантуйлар республиканың күпчелек районнарында бер үк көнне үтүе ат ярышында да сиздерде. Узган ел Казаннан, башка шәһәрләрдән безнең районга килеп ярышучы нәселле атлар бар иде. Ә быел нәселле атлар бәйгесендә нибары ике чабышкы старт алды. Әлеге нәселле атларның икесе "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыятенеке. Аларга старт бирелүгә без бу атлар узышының чынлап та зур ярышларда гына була торган матурлыгы шаһиты булдык.
Алексей Ермохин үзенең "Атаман" кушаматлы аты белән финишка беренче килде. Аннан бераз гына калышып Рәзил Төхвәтуллин үзенең "Мальва"сы белән финиш сызыгын үтте.
Инде менә авыл атлары бәйгесе башланыр вакыт җитте. Бу узыш шактый киеренке булырга да охшый. Чөнки анда 13 чабышкы катнаша. Күпләр бу ярышка атларын ел әйләнәсе әзерли. Ә инде март аеннан бахбайларны аерым рацион буенча ашатып, күнегүләр үткәрә башлаучылар да бар икән. Шуңа да Сабантуйның ат ярышында катнашу ул хуҗасына да, атына да мәртәбә санала. "Ул ат бит шул елны Сабантуй ярышында катнашты",-дип телдән-телгә сөйләнә әле.
Старт бирелде. Дистәдән артык ат берьюлы алга ыргылды. Алар берничә йөз метрдан соң трибуна яныннан узалар һәм янә әйләнеп килеп финишка керергә тиешләр. Халык та атлар белән бергә алга омтылгандай булды.
Соры төстәге ат беренче йөз метрдан ук алга чыкты. Бу Иске Камка авылыннан "Сандугач" кушаматлы аты белән Раил Гатауллин. Беренче әйләнештә Раилнең аты төп төркемнән 10 метрлап алда иде инде. Һәм ярышның ахырынача ул лидерлыкны бирмәде.
Икенче булып финиш сызыгын Түбән Әлки авыл җирлегеннән "Юлдаш" кушаматлы аты белән Салават Ишмуратов үтте. Өченче урынны Иске Матактан Юрий Кулаков һәм Яңа Чаллыдан Ришат Исхаков яуладылар.
Призлы урыннар яулаучыларга Сабантуй кубоклары, автомат кер юу машиналары, телевизорлар тапшырылды. Гомумән, бу ярышта катнашкан һәркем 2014 елгы район Сабан туе бүләгенә ия булды. Билгеле инде, иң зур бүләк - әлеге ярышларны тамаша кылган йөзләгән кешенең көчле алкышлары. Афәрин, егетләр. Быел да сез ел буе искә алырлык кызыклы ат чабышын күрсәттегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mp3}2639{/mp3}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев