Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлки районы мөселманнары Ураза гаетен бәйрәм итте

Мөселманнар 28 июльдә исламдагы иң олуг бәйрәмнәрнең берсе булган Ураза гаетен билгеләп үттеләр. Бәйрәм иртәсендә районыбызның барлык 29 мәчетендә гает намазлары укылды. Мәчетләргә халык бик күп җыелган иде. Алар вәгазь тыңладылар, сәдакалар тараттылар, бергәләп намазга бастылар. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм аның урынбасары Рәшит Билалов бу көнне Түбән Әлморза һәм...

Мөселманнар 28 июльдә исламдагы иң олуг бәйрәмнәрнең берсе булган Ураза гаетен билгеләп үттеләр.

Бәйрәм иртәсендә районыбызның барлык 29 мәчетендә гает намазлары укылды. Мәчетләргә халык бик күп җыелган иде. Алар вәгазь тыңладылар, сәдакалар тараттылар, бергәләп намазга бастылар.

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм аның урынбасары Рәшит Билалов бу көнне Түбән Әлморза һәм Югары Әлморза, Апак авыллары мәчетләрендә булып, мөселманнарны Ураза гаете белән котладылар, исәнлек, иминлек теләделәр.

Базарлы Матактагы өч мәчет картлары гает намазыннан соң "Йолдызлык " кафесына бәйрәм чәенә чакырылды. Бу көнне мөселманнар яшәгән һәр өйдә таба ашлары пешерелде, бәйрәм табыны әзерләнде. Элеккедән килгән күркәм гадәт буенча дин кардәшләр бер-берсенә кунакка барды, туганнарының хәлен белеште, мохтаҗларга хәер-сәдака бирде, мәрхүм әти-әниләренең каберләрен зиярәт кылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев