Хузангайда Раштуа йолаларын яңарттылар
Раштуа православие динен тотучылар өчен иң олы бәйрәмнәрнең берсе санала. Төрле милләт кешеләре аны үз йолалары, традицияләре белән үткәрә. Без Сихтермә-Хузангай авылында чуаш халкының Раштуа бәйрәмен ничек каршылавын күреп кайттык.
Чуашлар Раштуа бәйрәменә (аларда ул "Раштав" дип йөртелә) бик ныклап әзерләнәләр икән. Раштуа аларда Сурхури бәйрәме буларак Крещениегә кадәр дәвам итә.
Иң элек без дини һәм милли йолаларны үтәп, саклап яшәүче Вера Степановна Исаева өенә бардык. Верук апа (авылда аны шулай дип йөртәләр) безгә Раштуаның, Сурхуриның элек ничек үткәрелүе хакында да сөйләде. Җитеш тормышта яшәмәсә дә, халык элекке елларда бәйрәмнәрне хәйран күңелле, мәгънәле итеп үткәргән. Сурхури йолаларын җиренә җиткереп үтәү ил-көннең имин булуына, халыкның мул тормышта яшәвенә, мул иген уңышына, терлек-туарның ишәюенә этәргеч бирә, дип исәпләнгән.
Бәйрәмнең беренче көнендә балалар төркем-төркем авылның һәр йортына кереп йөриләр. Алар Яңа ел керү, Ходайның дөньяга килүе хакында җырлар җырлыйлар, такмаклар әйтәләр, авылдашларын бәйрәм белән котлыйлар. Һәр йортта балаларны тутырып ачылган капка, ачык йөз, кунакчыллык белән каршы алалар, бәйрәмгә махсус пешерелгән күмәч-кабартмалар (чуашча йавача дип атала), тәм-том, чикләвек һәм һичшиксез куырган борчак белән сыйлыйлар. Балалар йорт хуҗаларына имин тормыш, муллык теләп җырлар сузалар. Шул ук вакытта юмарт, кунакчыл өй хуҗалары һәм яшь терлекләр өстенә куырган борчак сибәләр. Бу муллык, байлык билгесе санала.
Верук апа да бәйрәмгә дип чуаш милли ризыклары әзерләгән, пироглар пешергән. Пирог-бәлешләрне ул бүгенгәчә газ духовкасында түгел, ә мичтә сала. Авыл мичендә пешкән камыр ризыклары үзенә бер төрле тәмле була, уңа да төшә, ди ул.
Верук апа бәйрәм көннәрендә үткәрелә торган төрле багуларны да исенә төшерде. Яшь кызлар быел кияүгә чыгу-чыкмауларын капка аша киез итекләрен атып сынаганнар. Урамда яткан киез итеккә беренче булып ир-ат юлыкса, кыз быел кияүгә чыга дип фаразланган. Ә инде кияүнең ниндие эләгәсен белү өчен төнлә абзарга чыгып сарык тотып караганнар. Аягыннан эләктерелгән сарык кара булса, кара чәчле егет була дип исәпләнгән, ак сарык икән, димәк, сары чәчле егетне көтәсе.
Шул рәвешле, балалар башлаган Сурхури бәйрәмен егет-кызлар дәвам иткән. Алар да милли киемнәрдән йорт саен йөреп авылдашларын бәйрәм белән тәбрикләгән. Өй хуҗалары аларга ярма, йөзем кебек ашамлыклардан өлеш чыгарган. Аннан шул җыелган ризыклардан аш-су әзерләнгән. Яшьләр бәйрәмгә күрше авыллардан да егет-кызларны чакырганнар. шунда алар үзләренә яр сайлаганнар, мәхәббәтләрен тапканнар. Бәйрәмгә өлкәннәр дә килә торган булган, ә яшьләр иртәнгә чаклы күңел ачканнар.
Раштуа, Сурхури бәйрәме йолаларының ничек башкарылуын без үз күзләребез белән дә күрдек. Сихтермә-Хузангай клубы мөдире Татьяна Теличко авыл яшьләре, балалар белән бергә моны бик тормышчан итеп оештырган иде. Бәйрәмгә район мәдәният йорты үзешчәннәре дә кушылып китте. Без милли киемле яшьләрнең чуаш телендә җырлар сузуын, такмаклар әйтүен һәм биюләрен, кызларның киләчәкләрен фаразлап багуларын кызыксынып күзәттек. Әлеге бәйрәмне үткәреп, Татьяна Николаевна чуаш халкының инде онытыла башлаган күпме матур йолаларын барлады, яңартты. Сихтермә-Хузангайдагы Раштуа бәйрәме күренешләрен "Татарстан-яңа гасыр" каналы корреспондетлары да төшереп алды, һәм ул 7 гыйнварда телевизордан күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев