Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Ике мәктәпне ремонт көтә

Республика күләмендәге кичектергесез проблемаларны хәл итүдә программалар кабул итеп эшләү үзен аклап килә. Әйтик, кече эшмәкәрлеккә ярдәм, авыл хуҗалыгын үстерү, "Алгарыш", "Безнең яңа укытучы" һәм башкалар. Үткән елда "Бәләкәч" программасы гамәлгә ашырылда, нәтиҗәдә мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә нәниләргә урын җитмәү проблемасы нигездә хәл ителде. Мәгариф системасына кагылышлы тагын бер программа быел...

Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 15 сентябрьдә үк әйткән иде. Өч дистә елдан артык вакыт бер тапкыр да яхшылап ремонтланмаган мәктәпләрнең түбә-тәрәзәләрен алыштыруга, яңа керү ишекләре куюга республика бюджетыннан 1,5 миллиард сум акча бүленде. Әмма юкка гына искегә тисәң, исең китәр, димәгән олылар - мондый мәктәпләрнең торышы белән якыннан танышкач, әлеге өч төр эш кенә җитмәслеге ачыкланды. Укыту учреждениеләренең инженерлык системалары - җылыту торбалары, электр үткәргечләр һәм санузеллар да бик нык искергән, ә авыл мәктәпләренең күбесендә җылы туалетлар юк, балалар кышкы суыкларда да урамга йөгерергә мәҗбүр.
Боларның барысын да исәпләгәч һәм мәктәпләрне ремонтларга дигән акчаның җитмәячәге билгеле булгач, әлеге сумманы 1 миллиард 920 миллион сумга җиткерергә булганнар.
Безнең районда быел әлеге программа кысаларында Базарлы Матак һәм Яңа Салман мәктәпләре төзекләндереләчәк. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рәшит Билалов әйтүенчә, бу эшләргә 30 миллион сум тирәсе акча бирелә һәм әлеге ике мәктәптә түбәләр киредән ябылачак, һич кенә дә җылы тотылмый торган агач рамлы иске тәрәзәләр пластик тәрәзәгә алыштырылачак. Мәктәпкә керү генә түгел, класслар ишекләре дә яңартыла, шулай ук инженерлык челтәре дә тулысынча төзекләндереләчәк икән.
-Түбә алыштыруга озакламый керешәчәкбез дә. Уку процессына зыян китермичә, ягъни, уку елын кыскартмыйгына да эшләп өлгерербез дип ышанабыз. Әйтик, Базарлы Матак мәктәбенең өченче катын ремонтлаганда балалар беренче-икенче катта шөгыльләнә алачак,-диде Рәшит Әбрарович.
Районда ремонт таләп ителүче мәктәпләр тагын бар. Алдагы өч елда аларга да чират җитәр, иске биналар яңартылып, укыту-тәрбия шартлары тагын да яхшырыр дип ышаныйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Программа