Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Илсөярнең – үз җиңүе

Чуаш Кичүе терлекчелек комплексы савымчысы Галиуллина Илсөяр машина белән саву операторларының 41нче республика конкурсында катнашып, 43 көндәше арасында 7нче урынны алып кайтты. Ул мөмкин булган 100дән 96,2 балл җыйды.

Илсщяр - 20 елдан артык эш стажы булган савымчы (әнисе дә 40 ел сыер сауган, кызы аның юлыннан киткән). Үткән елда ул һәр сыердан 7460 килограмм сөт савып алган. Ә бер сменада савымчы 325 баш сыер сава.

Чыгарылыш кичәләре
Быел район мәктәпләренең унберенче сыйныфларын барлыгы 144 укучы уңышлы тәмамлап чыкты. Шуларның унысы бик яхшы укулары нәтиҗәсе буларак медаль белән бүләкләнделәр. Медальләрнең алтысы - «алтын».
Нәби Дәүли исемендәге гимназияне һәм Базарлы Матак урта мәктәбен тәмамлаучыларның чыгарылыш кичәләре булып үтте.

Берсе тәмамланды гына…
2012 елның икенче яртысына газета-журналларга язылу кампаниясе әле генә төгәлләнде. Ә 1 июльдән «Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыяте газета-журналларына (шул исәптән «Әлки хәбәрләре»нә дә) киләсе 2013 елның беренче алты аена да язылып куеп балучак. Бәяләр искечә! Икенче яртыеллыкта хезмәт һәм товарларга бәяләр арту көтелгәнлектән, газетабызга июльдә үк язылып куйган укучыбыз һичшиксез отачак.

Бер малай - дүртенче бала
Район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә үткән атнада нибары 1 малай туган. Шулай да ул әнисе - Базарлы Матакта яшәүче Шәйхетдинова Рәзинәнең дүртенче баласы.
Июнь аенда бала тудыру бүлегендә барлыгы 8 сабый дөньяга килгән. Ай беткәнче тагын бер-ике бәби кабул итәргә исәпләп торалар акушерлар.

Йөз кешегә артканбыз
Район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хәбәр иткәнчә, ел башыннан яңа туган балалар хисабына район халкы нәкъ 100 кешегә арткан.
Былтырның беренче яртысында 93 бала туган булган. Быел ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 45 никах теркәгәннәр (үткән елда 60). Кызганычка каршы, 170 кеше вафат булган (былтыр 174), 24 гаилә таркалган (былтыр 18).

Авыл көненә чакыралар
30 июньдә, шимбә, Югары Әлморза авылында Авыл көне үткәрелә. Очрашуга Югары Әлморзада туып үскән, бүгенге көндә авылда яшәүче, чит төбәкләрдә гомер итүче авылдашларны, туганнарны, дусларны чакырабыз. Бәйрәм 10 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алькеевские вести