Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Иң кечкенә “йолдызчык” ка дүрт яшь

Балалар һәм яшьләрнең "Йолдызлык-Созвездие" эстрада сәнгате фестивале быел да зур активлык белән үтә: аның мәктәпләрдә уздырылган турында мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүче, мәктәпләрдә укучы 1200 малай һәм кыз катнашты. Конкурсның таләпләре шактый югары, шуңа күрә мәктәп дәрәҗәсендәге турдан иң яхшылар сайлап алынды. Жюри әгъзаларына моны эшләү ансат булмагандыр, чөнки аларга барлыгы 300...

Балалар һәм яшьләрнең "Йолдызлык-Созвездие" эстрада сәнгате фестивале быел да зур активлык белән үтә: аның мәктәпләрдә уздырылган турында мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүче, мәктәпләрдә укучы 1200 малай һәм кыз катнашты.

Конкурсның таләпләре шактый югары, шуңа күрә мәктәп дәрәҗәсендәге турдан иң яхшылар сайлап алынды. Жюри әгъзаларына моны эшләү ансат булмагандыр, чөнки аларга барлыгы 300 ләп номерны игътибар белән карарга, тыңларга һәм бәяләргә туры килде бит. Фестиваль номинацияләренең берничәсе генә популяр бездә - ялгыз җыр башкару (вокал-соло), җырчылар ансамбле, бию (хореогафия) һәм концертны алып баручылар (конферанс) көч сынаша безнең яшь талант ияләре.

Гыйнварның соңгы атнасында Хузангай, Яңа Салман, Чуаш Кичүе, Юхмачы һәм Базарлы Матак мәктәпләренә җыелып, биш куст буенча тагын бер сайлап алу туры үткәрделәр булачак "йолдызчыклар" һәм аларның остазлары. Бу "иләктән" төшеп калганнар 12 февральдә балалар иҗаты йортында көч сынаштылар. Жюри фикеренчә, быелгы фестивальгә Базарлы Матак мәктәбе һәм гимназиясе, Әхмәт, Чуаш Кичүе, Түбән Әлки мәктәпләре бик яхшы әзерләнгән.

Әйткәнебезчә, бу җыр-бию, нәфис сүз бәйгесендә бөтенләй нини "артистлар" да катнаша бит. Быелгы фестивальнең иң кечкенә җырчысы Базарлы Матактагы "Каенкай" балалар бакчасыннан Гатауллин Адель. Шулай ук район үзәгенең "Ромашка", Түбән һәм Югары Әлки балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең чыгышлары да югары бәяләнде.

Ел саен "Йолдызлык"та яңа талантлар ачыла, ә танышлары яктырак, балкыбрак яна. Быел тамашачылар өчен гимназиядән Мөхәммәткәримова Алия, Сәлахов Алмаз, Чуаш Кичүеннән Хөсәенов Альберт, Яңа Салманнан Хәйруллин Эльвир чыгышлары яңа һәм кызыклы булды.

"Йолдызлык-Созвездие" фестивалендә катнашучы яшь әлкилеләр иҗатына район тамашачысы 11 апрельдә булачак гала-концертта бәя бирә алачак. Шунда ук "Йолдызлык" дәресләрен алып үскән 20 егет һәм кыз белән дә хушлашачакбыз - алар быел мәктәп тәмамлыйлар. Кем белә, бәлки аларның иң сәләтлеләре, иң осталары республиканың сәнгать күгендә якты йолдыз булып балкыр?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев