Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Интернатта яшәүчеләргә бәйрәм концертлары, күчтәнәчләр, бүләкләр

Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта бәйрәм көннәрендә төрле концертлар, хәйрия чаралары күп булды. Башта Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары зур концерт күрсәттеләр. Аннары өлкәннәр бик яратып район мәдәният йорты үзешчәннәре концертын карадылар, алар алып килгән күчтәнәчләргә дә сөенештеләр. Демидовка авыл клубыннан "Рябинушка" ансамбленең бәйрәмчә чыгышы өлкәннәргә шәп кәеф бүләк итте....

Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта бәйрәм көннәрендә төрле концертлар, хәйрия чаралары күп булды.

Башта Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары зур концерт күрсәттеләр. Аннары өлкәннәр бик яратып район мәдәният йорты үзешчәннәре концертын карадылар, алар алып килгән күчтәнәчләргә дә сөенештеләр. Демидовка авыл клубыннан "Рябинушка" ансамбленең бәйрәмчә чыгышы өлкәннәргә шәп кәеф бүләк итте. Хлебодаровка мәктәбеннән укучылар концерты, балаларның үз куллары белән ясаган бүләкләре әби-бабайларның ятим күңелләрен юатып җибәрде. Бу коллективлар җитәкчеләре Луиза Абдрахмановага, Рәсимә Гайфуллинага, Дмитрий Туровка, Анна Локтевага рәхмәтләр әйттеләр хуҗалар.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Хәйруллиннан интернат-йортка 50 мендәр китергәннәр. Ә район электр челтәрләре җитәкчесе Тәлгать Сафин интернат түбәсен кардан чистарту өчен махсус транспорт җибәргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев