Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Инвалид балалар өчен Чыршы бәйрәме

Район мәдәният йортында инвалид балалар, аз керемле, ишле гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар өчен Чыршы бәйрәме булды.

Бәйрәмгә районның төрле авылларыннан 250ләп бала җыелды. Күбесе әти-әниләре белән килгәннәр иде. Купшы итеп бизәлгән Яңа ел чыршысы, мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән музыкаль композиция балаларның күңелләрен күтәреп, авыруларын, борчуларын оныттырып җибәрде. Малайлар һәм кызлар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, әкият геройлары, "җәнлек-җанварлар" белән бергә биеделәр, уйнадылар, күңел ачтылар.
Район башкарма комитеты һәм Хәйруллинның Хәйрия фонды тарафыннан әзерләнгән тәмле Яңа ел күчтәнәчләре балаларны тагын да сөендерде.
Якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев та балалар өчен әлеге бәйрәмне оештыруга 20 мең сум акчалата ярдәм күрсәтте. Сабыйлар өчен чәй өстәле дә әзерләнгән иде.
Елның соңгы утырышы
Яңа ел алдыннан коррупциягә каршы район комиссиясе утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы, комиссия рәисе Фердинат Дәүләтшин алып барды.
Утырышта дәүләт мунициапаль ихтыяҗлары өчен товарлар сатып алу буенча заказлар бирү тәртибе, бу эшнең ничек оештырылуы хакында мәгълүмат белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринас Сәлахов чыгыш ясады. Район советында һәм башкарма комитетында кабул ителгән рәсми документларда коррупция элементлары юклыгына үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләре турында муниципаль район советының юридик бүлеге начальнигы Рузия Гарипова чыгыш ясады.
Комиссия утырышында район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Ольга Куракова мәгълүматлары тыңланды, комиссиянең 2014 елга эш планы кабул ителде. Утырышта шулай ук торак ияләре ширкәте рәисе Денис Штыковның торак-коммуналь системасына килүче бюджет средстволарын һәм халыктан кергән түләүләрне рациональ файдалану турында мәгъллүматы тыңланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев