Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Инвалидлар ункөнлеге буенча төрле кичәләр, концертлар үткәрелде

    Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Инвалидлар ункөнлеге буенча төрле кичәләр, спорт ярышлары, концертлар үткәрелде һәм күрсәтелде. Юхмачы мәктәбе коллективы бәйрәм концерты белән сөендерде. Район инвалидлар җәмгыяте тулы бер бәйрәм оештырды: үзешчәннәр чыгышлары, шахматка өйрәтү дәресе, төрле уен-ярышлар аларда катнашкан һәркемнең кәефен күтәрде. Эшмәкәр, район үзәгендә кибет тотучы Дамир Әһлиуллин интернат-йортка көчле...

    Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Инвалидлар ункөнлеге буенча төрле кичәләр, спорт ярышлары, концертлар үткәрелде һәм күрсәтелде.

    Юхмачы мәктәбе коллективы бәйрәм концерты белән сөендерде. Район инвалидлар җәмгыяте тулы бер бәйрәм оештырды: үзешчәннәр чыгышлары, шахматка өйрәтү дәресе, төрле уен-ярышлар аларда катнашкан һәркемнең кәефен күтәрде.

    Эшмәкәр, район үзәгендә кибет тотучы Дамир Әһлиуллин интернат-йортка көчле тузан суырткыч, ә Түбән Әлкидән бертуган Шәйхетдиновлар сантехник җайланмалар бүләк иткәннәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: