Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Исерекләр һәм тизлекне арттыручылар гаепле

    Елның 11 аенда район юлларында 20 транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 кеше һәлак булган, 21 кеше зыян күргән. Аварияләрнең төп сәбәпләре - руль артына исерек хәлдә утыру һәм тизлекне арттыру. ЮХИДИ хезмәткәрләре шушы чорда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 3562 очрагын теркәгән. Боларның 87 се -салмыш хәлдә рульгә утыру, 1958 е...

    Елның 11 аенда район юлларында 20 транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 кеше һәлак булган, 21 кеше зыян күргән.

    Аварияләрнең төп сәбәпләре - руль артына исерек хәлдә утыру һәм тизлекне арттыру. ЮХИДИ хезмәткәрләре шушы чорда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 3562 очрагын теркәгән. Боларның 87 се -салмыш хәлдә рульгә утыру, 1958 е - тизлек режимын бозу, 432 се куркынычсызлык каешын эләктермәү белән бәйле. 18 очракта юл йөрү кагыйдәләрен бозуда җәяүлеләр гаепле. Ә менә 30 кеше "права"сы булмаган хәлдә рульгә утырган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: