Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Иске Камка 400 еллыгын бәйрәм итте

Һәр авылның үз язмышы, үз тарихы бар. Әлки төбәгендә дә, 3-4 гасыр элек барлыкка килеп, гөрләп яшәгән авылларның кайберләре бүген бөтенләй диярлек юкка чыгып, тарих битләрендә генә урын алган. Ә кайберләре, язмышына гасырлар йогынтысы әледән-әле үзгәрешләр кертсә дә, бүген дә күркәм үсештә булып, гореф-гадәтләрен саклап, шатлык-борчулары белән заманадан калышмый атлый,...

Иске Камка авылына нигез салынуга 400 ел тулу уңаеннан күптән түгел анда зурлап авыл бәйрәме үткәрелде.

Иске һәм Яңа Камка авыллары Кече Чирмешән елгасы буенда урнашкан. Камка авылына 17 нче гасырда нигез салынган. Шуннан бирле, инде 400 ел буена Иске Камка кешеләре тату гаилә булып гомер кичерәләр. Бүген бу авылда 83 йорт бар, 259 кеше яши. Авыл халкында 50 җиңел автомашина, 13 йөк машинасы, 20 трактор бар. Авыл телефон элемтәсе, газ, су белән тулысынча тәэмин ителгән. Биредә эшләү һәм муллыкта яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Кешеләр күпләп терлек асрыйлар. Дүрт фермер хуҗалыгы эшләп тора. Авылга асфальт юл кергән, авыл яшьләрен тораклы итү программасы буенча 3 өй төзелгән, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары да яңа торак белән тәэмин ителгән.

Авыл бәйрәме үтәсе көн болытлы, суык булуга карамастан, чәчәкләр, шарлар белән бизәлгән, музыка яңгырап торган мәктәп яны мәйданчыгына иртәдән үк авылның яше-карты агылды. Шушында туып-үсеп, хәзер читтә яшәүче авылдашларкунак булып кайткан, районның башка авылларыннан килүчеләр дә күп иде.

Шуны әйтергә кирәк, авылдашларны җыеп Иске Камкада зур бәйрәм үткәрү инициативасы белән районыбыз башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм "Чаллы-яшелчә" ААҖ җитәкчесе Ришат Хатыйпов чыканнар. Финанс ярдәмен спонсорлар Фердинат Дәүләтшин, Ришат Хатыйпов, Фәргать Акберов, Гөлсинә Мөхәммәтшина -Җиһаншина, Фаик Вәлиев, Рәис Гайфуллин, авыл кешеләре Газинур-Илзирә Миннебаевлар, Радик-Гөлсинә Низамовлар, Әүхәт-Гөлсинә Әхмәтҗановлар күрсәткән. Алар бүләкләр сатып алуда, бәйрәм табынын әзерләүдә үз өлешләрен керткәннәр.

Читтән кайтучыларны, гомумән, бәйрәмгә килгән барлык кунакларны милли киемнәргә киенгән авыл кызлары Лилия Фәсахова, Гөлназ Дәүләтшина чәк-чәктән авыз иттереп каршы алдылар, тантана мәйданына чакырдылар. Аннан "Кызыл Шәрык-Агро"да эшләүче бу кызлар бәйрәмне ачык дип игълан иттеләр.

Беренче булып сүз Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Акберовка бирелде. Ул авыл тарихы турында кыскача сөйләп узды һәм кайткан кунаклар белән таныштырды, авылга, биредә яшәүчеләргә даими ярдәм күрсәтеп торучы авылдашларны аерым атады. Болар - авылның барлык проблемаларын хәл итүдә, һәр эшне башкаруда башлап йөрүче һәм булышучы район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, ТР Дәүләт Советы депутаты, Казандагы төзелеш оешмасы генераль директоры Равил Җиһаншин (былтыр ул мәчетнең тышкы ягын реконструкцияләде),"Чаллы -яшелчә" ААҖ генераль директоры Ришат Хатыйпов (авыл зиратында кирәк-ярак әйберләрне саклар өчен өй төзеттерде, зират тирәсен тотып алу өчен җитәрлек тимер сетка алып кайтты, авыл халкын яшелчә үсентеләре, яшелчәләр белән тәэмин итеп тора, авыл бәйрәме алдыннан гына камкалыларга бушлай яңа өлгергән кәбестә алып кайтып таратты), күп һөнәрләр остасы, шигырьләр язучы Марат Хәмитов (Иске һәм Яңа Камка авыллары зират өйләренә калайдан зәвыклы итеп эшләп манаралар ясап куйды). Фәргать Акберов изге эш-гамәлләре өчен аларга бөтен авыл халкы, авыл җирлеге советы исеменнән рәхмәт җиткерде. Авылны төзекләндерүгә зур өлеш кертүләре өчен Фердинат Дәүләтшинга һәм Ришат Хатыйповка истәлеккә картиналар бүләк итте.

Үз чыгышында Фәргать Әсхәтович Камка төбәгендә туып-үсеп туган ягын күркәм эшләре белән зурлаган авылдашларының исемнәрен зур горурлык белән атады.

Иске Камка мәчете мулласы Нәбиулла хәзрәт авылның елдан-ел матурая баруына сөенеп сөйләде, дога укыды.

Аннан соң муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Фердинат Дәүләтшин сүз алды. Ул соңгы елларда районда башкарылган зур эшләр, алда торган бурычлар турында сөйләп узды һәм, барлык бу уңышларда Иске Камка авылы халкының да зур өлеше булуын ассызыклап, аларны бәйрәм белән тәбрикләде. Фердинат Мидхәтович хезмәттәге уңышлары өчен авыл җирлеге башлыгы Фәргать Акберовны Мактау грамотасы белән бүләкләде, заманында токорь булып эшләгән, хезмәте белән дан казанган Роберт Галиуллинга Рәхмәт хаты тапшырды. Аның "Чаллы-яшелчә" ААҖ җитәкчесе Ришат Хатыйповка "Әлки районының мактаулы гражданы" исеме бирелү турындагы хәбәре дә алкышларга күмелде.

"Кызыл Шәрык-Агро" ААҖ ның Көнчыгыш территориаль идарәсе директоры Рәис Гайфуллин камкалыларның тырыш хезмәтләре хакында сөйләде, Марат Хәмитов Иске Камканың 400 еллыгына багышланган шигырьләрен укыды. Алдарак атап үтелгән Ришат Хатыйпов һәм Оренбургтагы "Элит-нефть" компаниясе генераль директоры урынбасары Гамил Әһлиуллин, авылдашлары алдында чыгыш ясап, бәйрәм белән кайнар тәбрикләделәр. Гамил Әһлиуллин авылның әби-апаларына Оренбург мамык шәлләре бүләк итте.

Бәйрәм узган мәйданда район мәдәният йорты үзешчәннәре бик матур концерт күрсәттеләр. Биредә шулай ук төрле спорт ярышлары үткәрелде. Ат чабышларында авыл егетләре Раил Гатауллин, Ришат Исхаков, Ришат Сәгетдинов җиңү яуладылар. Кул көрәштерүдә Әнвәр Галимов, Радик Шәйхетдинов, Илназ Мисбахов, гер күтәрү ярышларында Рөстәм Галимов, Илдар Даутов һәм Аяз Вахитов өстенлек яулады.

Авыл бәйрәмен тагын бер бик күркәм чара бизәде. Аны район ЗАГС бүлеге начальнигы Розалия Сафина һәм бүлекнең баш белгече Алсу Низамова үткәрделәр. Шушы авылда никахлашып бик күп еллар буе иңгәң куеп гомер иткән гаилә парлары хөрмәтләнде биредә.

60 ел бергә яшәүче Шәрәфетдин һәм Рәбига Гатауллиннар, 50 ел буе гомер сукмагыннан бергә атлаучы Зәйнулла һәм Румия Зәйнуллиннар, Нургали һәм Нәзирә Хәбибуллиннар, Шәүкәт һәм Айсылу Вәлиевлар, Зәмзәмия һәм Әдһәм Фатыйховлар, Нурфигаль һәм Нәбиулла Гариповлар мәйдан түренә чакырылды. Көчле алкышлар астында "кәләшләргә" - ак мамык шәлләр, "кияүләргә" түбәтәйләр бүләк ителде. Аннан соң алар мәктәп бакчасында парлашып истәлеккә яшь агач үсентеләре утырттылар.

Авыл бәйрәме үткәрелгән 1 октябрь Халыкара өлкәннәр көне дә иде бит әле. Иске Камка авыл җирлеге советы, авылның барлык өлкәннәрен бәйрәм белән тәбрикләп, күчтәнәчләр таратты.

Ә аннары Иске Камканың зур тарихи бәйрәменә җыелган кунаклар һәм авылның яше-карты мәктәп бинасында әзерләнгән табыннар артына уздылар. Яшелчә һәм җиләк-җимештән, тәмле пылаудан, кайнар чәйдән авыз итеп, авыл үзешчәннәренең концертын карап, рәхәтләнеп сөйләшеп, аралашып утырдылар. Гомумән, бәйрәм бик оешкан төстә, күңелле узды. Халык аны оештыручыларга рәхмәтләр әйтте.

Гамил Әһлиуллин бәйрәмгә "Татарстан - Яңа гасыр" телевидениесенең иҗат төркемен дә алып килгән иде. Бәйрәм тантанасы "Татарлар" программасында күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев