Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Иске Камка халкы укырга ярата

    Иске Камка элемтә бүлеге 2013 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу планнарын районда беренчеләрдән булып үтәде. Бу авылда "Әлки хәбәрләре" нә дә беренчеләрдән булып һәр йортта язылдылар. Почта бүлеге мөдире Гөлсинә Сәлахованың әйбәт эшләве хакында авыл халкыннан редакциягә хатлар да килгәне бар. Шушы көннәрдә без алдынгы почта хезмәткәре белән якыннаннрак танышып...

    Почта каршында җыелып торучы халыкны күреп:
    -Әллә биклеме?-дип сорадым.
    -Юк-юк, безнең Гөлсинәнең почтасы һәрчак ачык,-дип, эчкә үтәргә юл бирделәр.
    Почта бүлегендә дә берничә кеше - кайсы коммуналь хезмәтләр өчен түли, кайсы көндәлек кирәк-ярак товарлар сатып ала. Кыскасы, биредә эш һәр иртәдә шулай кайнап тора икән.
    -Сезнең авыл газета-журналларга язылу буенча гел алдынгы. Ә язылган басмаларны вакытында аласызмы? -дип сорыйм кешеләрдән.
    -Бик вакытында алабыз,-дип җавап бирә Рифкать Низамов. -Кайчагында без район үзәге халкыннан да алдарак укыйбыз газеталарны. Без гаиләбез белән укырга бик яратабыз, җиде төрле басма алдырабыз өйгә. Минем әни Илһамия гомере буе хат ташучы булды. Газета-журналларны өйгә күпләп алдырып уку шуннан гадәткә кергән.
    Гөлсинә бераз эштән бушагач, безнең белән сөйләшеп алырга җай тапты. Иң башта мин аңа "Әлки хәбәрләре"нә киләсе ел өчен яздыруны беренчеләрдән булып башкарган өчен истәлекле бүләк һәм Рәхмәт хаты тапшырдым.
    Гөлсинә элек Иске Камка мәктәбендә хуҗалык эшләрен алып барган. Анда кыскаруга эләккәч, аңа хат ташучы эшен тәкъдим итәләр. Дөресрәге, аны авылда почта бүлеген җитәкләргә кыстаганнар. Әмма Гөлсинә, компьютерда эшли алмам, дип бик карышкан. Бер ел буе Алпардан почтаны алып кайтып тараткан. Шулай эшли-эшли тәвәккәлләп почта бүлеге начальнигы вазыйфасына да алына ул. Хәзер төшкә кадәр почтада эшли, ә төштән соң газета-журналларны тарата.
    -Компьютерда эшләүне дә шулкадәр тиз үзләштердем,-дип искә ала хәзер.
    Почта эше зур төгәллек сорый. Гел акча белән эш итәргә туры килә бит. Әйтик, авылда ай саен 80 пенсионерга пенсияләрен, 120 кешегә төрле субсидияләр өләшәсе. Моннан тыш, электр, газ, телефон, су өчен түләүләр дә җыя. Төрле штрафларны да авылда почта бүлекчәсенә түләргә мөмкин. Почтада халык заказы буенча көндәлек кирәк-яраклар сату да оештырылган. Товарлары башка сәүдә нокталарындагыдан очсызрак, шуңа халык бик теләп ала.
    -Һәр айда 30 ар мең сумнан артык товар сатам. Соңгы вакытта юрганга бик күп заказлар булды. Иләге, чиләге - барысы да бар бит бездә,-ди Гөлсинә товар тулы киштәләргә ишарәләп.
    Гөлсинәдән зарлану, канәгатьсезлек күрсәтү ишене ишетмисең, шуңа аның белән сөйләшүе дә рәхәт. Мин аның гаиләсе турында да сораштым.
    -Ирем Альберт К-701 тракторында "Кызыл Шәрык" та эшли. Аңа һәрчак эш булды. Акчасын да яхшы түлиләр,-ди Гөлсинә.
    Уллары Алмаз Казанда югары уку йортында белем ала, авыл хуҗалыгы белгечлеге үзләштерәчәк икән. Кызлары Алпар урта мәктәбендә 6 сыйныфта укый. Һәр көнне балаларны автобус алып китә, китереп куя, бик җайлы, ди. Алар йорт тулы терлек, кош-корт асрыйлар. Күптән түгел яңа өй җиткереп кергәннәр. Йорт салганда 11 баш терлек симертеп саттык, дип искә ала.
    -Безнең Иске Камка халкы бик әйбәт бит. Мин өйдән-өйгә йөреп пенсияләр таратканда өлкәннәр белән рәхәтләнеп аралашам. Шунда газеталарга язылу турында да сөйләшәбез. Акча өләшеп йөри-йөри кайчак төнге тугыз җитә. Әмма барыбер эшне бетермичә өйгә кайтмыйм,-ди Гөлсинә.
    Почта хезмәткәрләре бит безнең, газета чыгаручыларның, беренче ярдәмчеләребез. Вакытлы матбугатка яздыру, аны вакытында тарату алар намусында. Ә Гөлсинә Сәлахова кебек уңганнар эшләгәндә безнең газеталарның һәр йортка вакытында килеп җитәсенә шик юк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: