Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Иске Тахтала юллы булды

Иске Тахтала авылына озынлыгы 6100 метр булган асфальт юл салынды.

"Алексеевскдорстрой" ААҖ эшчеләре Иске Тахталага чаклы асфальт юлны төзеп бетереп киләләр. Алар әлеге участокта инде соңгы метрларда эшлиләр. Бүген-иртәгә исәпләре Кошки юнәлешендә юл төзелешен дәвам итү.
Шулай ук Түбән Кәчидән Югары Кәчигә кадәр асфальт юл салу өчен җир полотносы ясау эше дәвам итә. Аның озынлыгы 5 километр. Юл төзүчеләр су агу өчен берничә урынга торбалар урнаштырдылар.
Мастер Ленар Хәйретдинов бригадасы юл ремонтлау белән шөгыльләнә. Базарлы Матак - Карга юнәлешендә, Алпар янында, Базарлы Матак - Түбән Әлки юнәлешендә бик тузган юл участоклары бар. Ремонтчылар һәр көнне 15-20 тонна асфальт файдаланалар. Элекке елларда юл ремонтына 5-6 тонна гына асфальт китә торган булган.

Ут эстафетасын күрми калмагыз!
Казанда Җәйге Универсиада башланырга 1 атна гына вакыт калды, ә киләсе дүшәмбедә безгә Универсиада уты килеп җитә.
1 июль районыбыз өчен бик истәлекле дата булачак. Бу көнне Базарлы Матак аша Универсиада уты эстафетасы уза. Универсиада уты безгә Алексеевскидан килә. Утның бездәге маршруты - "Алинә" универсаль спорт залыннан Мәңгелек утка кадәр. Факел йөртүчеләр утны бер-берсенә тапшырып, Крайнов һәм Совет урамнары аша узачаклар. Универсиада уты эстафетасы бик күп кеше катнашында, концерт номерлары белән бизәлеп үтәчәк, ул искиткеч матур тамаша булачак. Гомердә бер була торган әлеге вакыйганы күреп калырга тырышыгыз.
***
Районыбыз халкы 27 нче Җәйге Универсиаданың барлык төп уеннарыннан турыдан-туры трансляцияләрне, шулай ук ярышларның язмаларын һәм спортчылар белән интервьюларны Бөтендөнья студентлар уеннарын яктырту өчен махсус булдырылган сайтта -www.russiasport.ru - карый алачак.

Урманнарга керү тыела
25 июньнән 15 июльгә кадәр район территориясендә янгыннарга каршы махсус режим игълан ителде.
Бу һава торышының эссе һәм коры торуы, урманнарда янгын чыгу куркынычы саклану белән бәйле. Әлеге чорда урманнарга транспорт белән керү катгый тыела. Гомумән, һәр җирдә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре төгәл үтәлергә тиеш. Урманнарда янгын чыгу очрагына тап булсагыз, шундук 21-3-13 телефоны буенча Әлки урманчылыгына яисә 01, 010 (кәрәзле телефоннан), 2-01-01, 112 телефоннары буенча янгын сүндерү частенә хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев