Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Ит-сөтегезне Казанда сатыгыз

Һәр елдагыча, бу көздә дә районыбыз вәкилләре Казанда ярминкәләр үткәрүдә катнаша.

Билгеле булганча, кала халкы авылдан китерелгән ит һәм сөт ризыкларын, яшелчәләрне бик яратып сатып ала. Авыл халкына да үзеннән арткан продукцияне урнаштыру өчен менә дигән мөмкинлек бу. Мөгезле эре терлек я сарык ите, каз, үрдәк, тавык түшкәләре, сөт, катык, каймак, эремчек, кызыл корт ише һ.б. ризыклар сатарга телисез икән, аларны безнең район сәүдә иткән шимбәдә авыл җирлеге советы хезмәткәрләре аша Казанга җибәреп саттыра аласыз. Ярминкәгә йөрүче транспортта үзегез барып та сатарга мөмкин. Шул рәвешле үз продукцияләрен сатып файда күрүче райондашларыбыз байтак. Теләге булганнар алар үрнәгенә кушыла ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев