Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Изге Корбан ае башланды

Кичә мөселманнар иң олуг һәм кадерле бәйрәмнәренең берсен - Корбан гаетен билгеләп үттеләр.

Бәйрәм иртәсендә районыбызның барлык 29 мәчетендә дә гает намазлары укылды. Мәчетләргә бик күп халык җыелган иде. Алар гает сәдакалары тараттылар, вәгазьләр тыңладылар. Һәр мәчеттә район хакимияте вәкилләре булды, алар мөселманнарны бу якты һәм күркәм бәйрәм белән котладылар, исәнлек, иминлек теләделәр. Күп авылларда эшмәкәрләр ярдәме белән мәчет картлары өчен бәйрәм өстәлләре әзерләнде. Гает намазыннан соң корбан чалу башланды. Корбан чалу өч көн буе бара, ә корбан ашлары ай буе дәвам итәчәк.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин районыбыз мәчетләренә корбанлык сарыклар бирде.

Райондашларыбыз хаҗ сәфәрендә
Быел берничә райондашыбыз Мәккәгә хаҗ сәфәренә китте.
Корбан бәйрәме Мәккәдә хаҗ кылу тәмамланган көнне башлана. Хаҗ кылу - исламдагы биш "багана"ның берсе. Аны үтәү һәр мөселманга тиеш. Базарлы Матактан Шәүкәт мәчете имамы Салих Насыйбуллин, шулай ук Дания Сәгъдиева, әниле-уллы Надирә һәм Рамил Хәйруллиннар, Алпардан Ринат Насыйбуллин хәзер хаҗ сәфәрендә. Үткән елларда берничә райондашыбыз Согуд Гарәбстанында хаҗ кылып кайтканнар иде. Әмма быелгыча хаҗга күпләп китү - районыбызда әле беренче мәртәбә. Хаҗиларыбызның изге сәфәрдән исән-сау әйләнеп кайтуларын телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев