Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Изге Пасха бәйрәме котлавы

Православие динен тотучы әлкилеләрне район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин Изге Пасха бәйрәме белән тәбрикли. «Якты Пасха табигатьнең язгы уяну чорына туры килә, һәм ул христианнар күңелендә тормышның яңаруы, яшәешнең тантана итүе белән тиңләштерелә, киләчәккә өмет һәм ышаныч, сөенеч хисләре уята. Христосның үлеп терелүе бәйрәме...

Православие динен тотучы әлкилеләрне район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин Изге Пасха бәйрәме белән тәбрикли.

«Якты Пасха табигатьнең язгы уяну чорына туры килә, һәм ул христианнар күңелендә тормышның яңаруы, яшәешнең тантана итүе белән тиңләштерелә, киләчәккә өмет һәм ышаныч, сөенеч хисләре уята. Христосның үлеп терелүе бәйрәме кешеләрне игелекле гамәлләргә, камиллеккә өнди. Бу изге бәйрәм белән чын күңелдән кайнар котлап, һәркайсыгызга сәламәтлек, гаиләләрегезгә бәхет телибез. Бәйрәм шатлык-куанычлар, җан тынычлыгы, йортыгызга иминлек китерсен», диелә район җитәкчеләре котлавында.

фото naviny.by сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев