Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Ярминкәдә товар муллыгы

3 декабрьдә район үзәгендә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе инициативасы белән авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелде.

Ярминкәдә товар муллыгы хөкем сөрде. "Кызыл Шәрык-Агро" халыкка 10 тонна бодай, 10 тонна арпа, 20 тонна бөртек фуражы, 250 кило мөгезле эре терлек ите, 12 баш үгез бозау, 1 тонна сөт, 10 тонна салам һәм 20 тонна печән сатты. "Әлки урман", "Хузангай", "Яшь көч", "Түбән Кәчи" хуҗалыклары, агрокөллият филиалы, фермерлар, авыл җирлекләре вәкилләре һәм мәктәпләр дә үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Ярминкәдә барысы 1 миллион сумлык товар сатылды. Кешеләр оештыручыларга да, сатучыларга да рәхмәтләрен белдерде.

Вакыт аз калды

2012 елның беренче яртысына район халкы 15270 экземпляр газета һәм журналга язылган.

"Әлки хәбәрләре"нә 5969 кеше подписка рәсмиләштерергә өлгергән. Вакытлы матбугатка язылуның соңгы ае бара, әлегәчә газета-журналга язылмаган кешеләрне почта бүлекчәсендә көтәләр.

Ике бәби

Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә 1 малай һәм 1 кыз дөньяга килде.

Аннан алдагы атнада бүлектә бер бала да тумаган иде.

Сәләтле балалар өчен бәйрәм

30 декабрьдә сәләтле балалар өчен район башлыгы Чыршы бәйрәме булачак.

Балалар иҗат йортында узачак бу бәйрәмдә 150 бала катнашу көтелә.

Юлларда куркыныч арта

Узган атнада район юлларында 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 1 кеше тән җәрәхәтләре алган.

Шулай ук юл иминлеге инспекторлары тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 34 очрагы теркәлгән (шул исәптән автотранспорт белән исерек килеш идарә итүнең 3 очрагы).

ЮХИДИ кисәтә: гадәти булмаган һава торышы юлларда куркыныч шартлар тудырды, шуңа күрә бу көннәрдә юл хәрәкәтендә катнашучылар аеруча сак булсыннар иде.

Һөнәри осталыкларын арттыралар

Бу уку елында районыбызда 48 педагог беренче һәм югары квалификация категорияләре алуга дәгъва итә.

Алар барысы да тиешле заданиеләрне башкардылар, сынауларны уңышлы уздылар.

Озакламый ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының аттестация комиссиясе нәтиҗәләре дә билгеле булачак.

Белемле меңне егар

Районда 20 фән буенча олимпиадалар булып үтте.

Анда 30 укучы призлы урыннар алды. Алар гыйнвар-февраль айларында олимпиадаларның республика этабында белемнәрен сынаячак. Ә 14-16 декабрьдә 3 укучы чуаш теле буенча республика олимпиадасында катнаша.

Көрәш карарга килегез

10 декабрьдә "Алинә" спорт комплексында район башкарма комитеты кубогына көрәш буенча ярышлар үткәрелә.

Ярышларда күрше районнардан да көрәшчеләр килүе көтелә. Ярышлар сәгать 10 да башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев