Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

«ЯШӘГӘН САЕН ЯШИСЕ КИЛӘ»

2008 елның маенда РФ Президенты Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү турында Указ чыгарган иде. Аның нигезендә районыбызның 328 гаиләсе - сугыш ветераннары һәм ветераннарның тол хатыннары - үзебездә һәм бүтән төбәкләрдә яңа йортларга һәм фатирларга ия булдылар.

18 ветеран гаиләсе өчен районыбызда яңа өйләр төзелде һәм төзелә. Аларның 13 енә инде күченеп яшиләр дә. Барлык уңайлыклары булган, бөтен шартын китереп салынган бу яңа йортларда яшәүче әби-бабайлар сөенеп туя алмыйлар.
Әле үткән елның ноябрь аенда гына ветераннарның тол хатыннары - Базарлы Матактан Рафидә Сафина, Иске Матактан Матрена Смородинова, Чиябаштан Рокыя Хәмитова, Мулланур Вахитов поселогыннан Фахирә Хафизова район үзәгендә үзләре өчен өлгертелгән яңа йортларга күченделәр. Бу бәхеткә ия булуларына һаман ышанып бетә алмаган әбиләр хөкүмәтебезгә рәхмәтләр укыйлар. Күпме гомер яшәп, авырлыкларны бихисап кичергән олылар өчен мондый игътибар һәм ярдәм зур бәхет шул.
Рокыя апа Хәмитова безнең белән сөйләшкәндә күз яшьләрен дә тыя алмады.
-И балакаем, бу яшемә җитеп, шундый матур тормышта яшәвемә сөенеп туя алмыйм. Аллага шөкер, нинди матур өй салып бирделәр үземә. Мондый рәхәттә яшәгән саен яшисе килә. Иртә торгач та, йокларга ятканда да җитәкчеләргә һәм бу матур йортны өлгерткән төзүчеләргә рәхмәтләр укыйм. Хәбибрахманым гына боларны күрә алмыйча үлеп китте шул,-ди ул.
Хәбибрахман абый Хәмитов Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайта. Сугыш беткәннән соң да ике ел хезмәт итә ул. Алар Рокыя апа белән 1947 елда өйләнешәләр, биш бала үстерәләр. Фронтта алган җәрәхәтләре Хәбибрахман абыйны гомер буе азаплый, 14 нче ел инде ул гүр иясе.
Бар уңайлыклары - ваннасы, бәдрәфе, уңайлы кухнясы, кунак һәм йокы бүлмәләре булган йортларны ветераннар өчен "Строитель и К" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төзи.
-Фатирларны бик сыйфатлы итеп, бөтен шартын китереп салабыз. Өй чыдамлы, җылы, уңайлы булсын өчен иң әйбәт яңа төзелеш материаллары кулланабыз. Идәннәрне дә менә өч катлы итеп, арага пенопласт түшәп җәябез хәзер,-ди "Строитель и К" оешмасының баш инженеры Әнәс Вәлиуллин.
Рокыя апаның яңа йорты Базарлы Матакның Тимирязев урамында. Биредә ветераннар өчен өч йорт төзелгән, дүртенчесенә дә инде нигез салынган. Сәйфуллин урамында дүрт йорт файдалануга тапшырылырга тиеш. "Строитель и К" төзүчеләре әлеге йортларның икесендә эчке эшләрне башкаралар, тагын икесенә нигезләр салынган. Афанасьев урамындагы рәттән тезелеп торучы биш өр-яңа йорт та - хөрмәтле ветераннарыбыз өчен. Аларның өчесен шушы көннәрдә инде тапшырырга торалар, ә ике йортта соңгы бизәү эшләре бара.
Төзүчеләр хезмәтләрен җиренә җиткереп башкарырга тырышалар. Һава торышының салкын булуы да куркытмый аларны, билгеләнгән вакытка өйләрне тапшырырга кирәк бит.
Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасы эшләвен дәвам итә. Районыбызда да яңа өйләр салыначак әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ветеранам – жилье