Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

ЯШӘҮ ШАРТЛАРЫ ӘЙБӘТ, ТИК БАЛАЛАР АЗ ТУА

Узган атнада авыл җирлекләре Советларының киңәйтелгән утырышлары башланды. Анда авыл җирлекләре башлыклары ел башыннан бирле башкарылган эшләре буенча хисап тоталар, хуҗалык җитәкчеләре авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең барышы, уңышлары һәм проблемалары хакында сөйлиләр. Утырышка килгән халык алдында шулай ук районда соңгы ун елда эшләнгәннәр һәм 2015 елга чаклы билгеләнгән планнар бәян...

Җыелышларның беренчесе 27 октябрьдә Татар Мулла авылында башланды. Иске Алпар авыл җирлегенә караган бу авылда 37 хуҗалык исәпләнә, 109 кеше яши. Бу төбәктән танылган шәхесләр дә шактый чыккан. Шагыйрь Шамил Маннапов, шагыйрь һәм прозаик Мөдәррис Вәлиев (Салих Маннапов), төрле җитәкче урыннарда эшләүчеләр, уңышлы эшмәкәрләр биргән авыл бу. Халык биредә һәрчак мул тормышлы, тырыш хезмәтләре белән мактала. Тик, ни кызганыч, Татар Мулла авылында бүген инде башлыча пенсия яшендәге абый-апалар яши. Хәер, Иске Алпар авыл җирлегенә караган өч авылда да (Яңа һәм Иске Алпар, Татар Мулла) шундый ук хәл. Аларда 236 шәхси хуҗалык исәпләнә, 582 кеше яши. Шуларның 257 се пенсионерлар. Заманында даны республикага танылган Алпар урта мәктәбендә шул авыллардан 56 бала укый. Бу бит 460 урынлы өч катлы мәктәп бинасында. Дөрес, тагын 11 бала Иске Камкадан йөреп укый башлаган. Алга таба да мәктәптә балалар саны арту көтелми. Әйтик, быелның тугыз аенда авыл җирлегендә бары бер бала туган. Узган ел биш нарасый дөньяга килгән булган.
Район авылларында мондый җыелышлар ел саен уза. Хәтеремдә, бер ун еллар элек әлеге җыеннар шактый җанлы үтә иде. Халыкның зары, сораулары күп иде. Юллар, газ, электр энергиясе, телефон элемтәсе проблемаларын, терлек азыгы белән тәэмин итү кебек мәсьәләләрне күтәрә иде авыл халкы. Бүген инде бу мәсьәләләргә кагылышлы сораулар бөтенләй яңгырамый диярлек. Чөнки алар хәл ителгән.
-Ташлы юлны авыл уртасына кадәр генә салдылар, аны урам беткәнче җәеп булмыймы?-ди бер апа.
Ун ел элек авыл халкының төшенә дә кермәгән каты түшәмәле юлга кешеләр ничек тиз ияләшкән… Билгеле, һәр авылга асфальт юл килеп беткәч, авыллардагы төп ике-өч урамны асфальтлау программасы да эшләр. Ә әлегә Татарстан хөкүмәтенең максаты - һәр авылны асфальт юл белән тоташтыру.
-Авылның яртысына биек таш баганалар утырттылар, яртысы шул көе калды,-дип зар белдерә тагын бер апа.
Авыл хәзер нинди җилле, буранлы көннәрдә дә утсыз калмый. Чөнки биредә иске линиягә дә даими ремонт ясалып тора. Ә алдагы елларда авылга тулысынча яңа электр линиясе сузылачак икән. Моны район электр челтәрләре баш инженеры Тәлгать Сафин ышандырды.
Иске Алпар фельдшер-акушерлык пунктында хезмәт күрсәтүче Сания Гыйматдинованы авыл кешеләре мактап туймый. Бик игътибарлы, чакыру буенча тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә кичекмәстән килеп җитә, авыруларны әйбәт дәвалый, диләр.
Фельдшер Сания Гыйматдинова үзе Татар Мулла авылында яши. Ә бу авылда ФАП юк. Татар Мулла халкы аның атнага бер генә көн булса да үз авылларында кабул итеп медицина хезмәте күрсәтүен хәл итүне сорады.
Татар Мулла авылында 27 йортта чыбыклы телефоннан файдаланалар. Теләге булганнар бүгеннән үк өйләренә телефон кертә алалар, чөнки биредә тагын биш запас телефон номеры ияләрен көтә.
Икенче көнне Иске Алпар авылында шундый ук сөйләшү дәвам итте. Менә авыл җирлеге башлыгы Ринат Шәйхетдиновның хисап докладыннан кайбер саннар:
-авыл җирлегендә шәхси хуҗалыкларда 319 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 120 се сыерлар;
-быелның тугыз аенда халык 247 тонна сөт саткан, шуның өчен 2 миллион 223 мең сум акча алган;
-пай җирләре өчен халыкка 170 тонна бөртек таратылган, бу эш әле дәвам итә;
-авыл җирлегендә яшәүче 53 кеше шәхси хуҗалыкны үстерүгә ташламалы кредит алган (5,5 миллион сумга якын);
-38 кеше үз эшеңне ачу өчен бирелүче 58,8 мең сум дәүләт субсидиясен алган;
-2011 ел дәвамында авыл җирлегендәге пенсионерларга 20,7 миллион сум пенсия таратылган;
-халыкта 88 җиңел машина, 10 йөк машинасы, 19 берәмлек трактор исәпләнә.
"Алпар" отряды җитәкчесе Рифкать Низамов авыл хуҗалыгы эшчәнлеге белән таныштырды. Отрядта 300 гектардан артыграк мәйданда бөртек өчен кукуруз суктырылган һәм 200 гектардан артык мәйданда шул культураны силоска саласы бар икән. Җир эшкәртү эше дәвам итә. Кышлатуга Алпар авылында маллар санын 1500 башка җиткерү планлаштырыла, ди җитәкче. Димәк, авыл халкы кышкы чорда да эшсез калмас.
Җыелышта катнашучы бер апа пенсия акчасының 800 сумга кимүенә зарланды. Аңа пенсиясенә әлеге сумманы кире кайтару мөмкинлеген эзләп карау өчен район Пенсия фонды юристы документлар эшләүдә ярдәм итәчәгенә ышандырды.
Яңа Алпар халкы авыл урамнарына асфальт җәйдереп булмасмы, дип кызыксынды.
-Иң башта районның һәр авылын асфальт юл белән тоташтыру зарур,-диде аларга җавабында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин.-Әлегә 69 авылның 12сенә асфальт кермәгән. Аларда бу эш башкарылгач, авыл урамнарын асфальтлау мәсьәләсенә керешербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев