Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясенә әлкилеләр актив кушылды

1 августта старт алган "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясенә райондашларыбыз актив кушылды. Район социаль яклау бүлегенә оешма-предприятиеләр, эшмәкәрләр аз керемле гаиләләрдә үсүче балалар өчен байтак мәктәп букчалары һәм уку кирәк-яраклары китерделәр инде. Игелекле райондашларыбызның бу ярдәме балаларын мәктәпкә әзерләүче гаиләләргә бик тә ярап куячак. Баланы мәктәпкә җыю бит шактый кыйммәткә...

1 августта старт алган "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясенә райондашларыбыз актив кушылды.
Район социаль яклау бүлегенә оешма-предприятиеләр, эшмәкәрләр аз керемле гаиләләрдә үсүче балалар өчен байтак мәктәп букчалары һәм уку кирәк-яраклары китерделәр инде. Игелекле райондашларыбызның бу ярдәме балаларын мәктәпкә әзерләүче гаиләләргә бик тә ярап куячак. Баланы мәктәпкә җыю бит шактый кыйммәткә төшә. Быел районыбызда 207 бала беренче сыйныфка укырга киләчәк. Аларның 182 се аз керемле гаиләләрдән. Болардан тыш, керемнәре зур булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче 226 укучы исәпләнә. Ә 28 мәктәп укучысы күп балалы гаиләләрдә үсә. Алар берсе дә бүләксез калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев