Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • "Алинә" универсаль спорт залында өстәл теннисы буенча район беренчелеге ярышлары булды

    Узган атнада "Алинә" универсаль спорт залында "Яшьләр наркотикларга каршы" девизы астында өстәл теннисы буенча район беренчелеге ярышлары булды. Әлеге бәйге "Наркотикларсыз тормыш" республика акциясе кысаларында узды. Ярышларда мәктәп укучылары, авыл яшьләре, район оешмалары командалары - барысы 174 кеше көч сынашты. Нәтиҗәдә 5-8 нче сыйныфта укучы малайлар һәм кызлар арасында Альмир...

    Узган атнада "Алинә" универсаль спорт залында "Яшьләр наркотикларга каршы" девизы астында өстәл теннисы буенча район беренчелеге ярышлары булды. Әлеге бәйге "Наркотикларсыз тормыш" республика акциясе кысаларында узды.
    Ярышларда мәктәп укучылары, авыл яшьләре, район оешмалары командалары - барысы 174 кеше көч сынашты. Нәтиҗәдә 5-8 нче сыйныфта укучы малайлар һәм кызлар арасында Альмир Гатауллин (Иске Чаллы), Александр Астафьев (Иске Матак), Фирдүс Гыйниятуллин (Иске Чаллы), Екатерина Захарова (Яңа Салман), Айгөл Шәмсиева (Әхмәт), Сиринә Зарипова (Түбән Әлки) җиңү яулады. 9-11 сыйныфта укучылар арасында Айнур Гыйбадуллин (Иске Чаллы), Айнур Сәгыйров (Яңа Салман), Илфат Зарипов (Иске Чаллы), Айгөл Мусина (Чуаш Кичүе), Альбина Мусина (Иске Чаллы), Ольга Курзаева (Иске Матак) җиңде.
    Авыл яшьләре арасында беренче урынны Каргадан Фәнис Низамов яулады. Базарлы Матактан Илшат Фәхриев - икенче, Иске Баллыкүлдән Илнар Рәҗәпов өченче булды.
    Хатын-кызлар арасында Базарлы Матактан Гөлүсә Хәйруллина җиңүче дип табылды. Галина Исаева (Иске Матак) һәм Татьяна Горбунова (Базарлы Матак) икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.
    Командалар арасында Иске Чаллы мәктәбе - беренче, Яңа Салман мәктәбе икенче урында. Чуаш Кичүе мәктәбе командасы өченче урынга лаек дип табылды.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: