Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Җирдән файдаланучылар үз җирләренең агрохимик күрсәткечләрен белергә һәм аларны исәпкә алып эшләргә тиешләр

    Авыл хуҗалыгы җирләреннән файдаланучы юридик затлар һәм эшмәкәрләргә карата тикшерү үткәргәндә агротехник, агрохимик, фитосанитар һәм эрозиягә каршы чаралар үткәрү стандартлары, кагыйдә һәм регламентлары үтәлмәү очраклары ачылды. Кайбер хуҗалыклар җитәкчеләре, югары уңыш алу максатын алга куеп, туфракка ашламаны нормада каралганнан күбрәк кертәләр, моның туфрак уңдырышлылыгына ничек тәэсир итәчәге турында уйламыйлар, шулай...


    Авыл хуҗалыгы җирләреннән файдаланучы юридик затлар һәм эшмәкәрләргә карата тикшерү үткәргәндә агротехник, агрохимик, фитосанитар һәм эрозиягә каршы чаралар үткәрү стандартлары, кагыйдә һәм регламентлары үтәлмәү очраклары ачылды.

    Кайбер хуҗалыклар җитәкчеләре, югары уңыш алу максатын алга куеп, туфракка ашламаны нормада каралганнан күбрәк кертәләр, моның туфрак уңдырышлылыгына ничек тәэсир итәчәге турында уйламыйлар, шулай итеп туфракка зур зыян китерәләр.

    Җирдән файдаланучылар үз җирләренең агрохимик күрсәткечләрен белергә һәм аларны исәпкә алып эшләргә тиешләр. Моның өчен 5 елга 1 тапкыр туфракка агрохимик тикшерү үткәреп, аның ни дәрәҗәдә деградацияләнүен, авыр металлар, пестицид һәм башка куркыныч матдәләр белән пычрануын ачыкларга кирәк. Әгәр туфрак пычыранган, уңдырышлылыгы түбәнәйгән икән, җирдән файдаланучы агрохимик, эрозиягә каршы һәм башка чаралар комплексын үтәргә бурычлы. Боларны үтәмәгән очракта Росия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексы нигезендә административ җаваплылык каралган. Россия Федерациясе хөкүмәте карары белән авыл хуҗалыгы җирләренең уңдырышлылыгы түбәнәю критерийлары расланды. Болар - органик матдәләрнең 15 һәм аннан да күбрәк процентка; ачы туфракның ачылыгы 10 һәм күбрәк процентка, селтеле туфракның 10 һәм күбрәк процентка; хәрәкәтчән фосфорның 25 һәм күбрәк процентка, алмаш калийның 25 һәм күбрәк процентка кимүе.

    Авыл хуҗалыгы җирләре туфрагына агрохимик анализ үткәрү өчен бу өлкәдә аккредитацияләнгән оешмалар белән килешү төзергә кирәк.

    Туфрак - кешене азык-төлек, хайваннарны азык, ә сәнәгатьне чимал белән тәэмин итүче чиксез зур табигый байлык. Ул гасырлар дәвамында барлыкка килгән. Шуңа күрә туфракны саклау муниципаль һәм дәүләт органнарының иң мөһәм бурычы булып тора.

    фото agroplus-group.ru сайтыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: