Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Караклар безнең тирәдә йөри

Күрше Алексеевск районында угрылар төнлә бер авыл клубыннан һәм авыл хуҗалыгы предприятиесе конторасыннан оештыру техникасын урлап чыканнар. Караклар ишек, тәрәзәләрне ватып керәләр. Алар инде берничә атна дәвамында төрле учреждениеләрне басу белән шөгыльләнәләр. Полиция хезмәткәрләре иртәме-соңмы угрылырның эзенә төшәр, билгеле. Ә әлегә районда бюджет оешмаларында төнге кизү торулар оештырылды. Бер уңайдан...

Күрше Алексеевск районында угрылар төнлә бер авыл клубыннан һәм авыл хуҗалыгы предприятиесе конторасыннан оештыру техникасын урлап чыканнар.

Караклар ишек, тәрәзәләрне ватып керәләр. Алар инде берничә атна дәвамында төрле учреждениеләрне басу белән шөгыльләнәләр. Полиция хезмәткәрләре иртәме-соңмы угрылырның эзенә төшәр, билгеле. Ә әлегә районда бюджет оешмаларында төнге кизү торулар оештырылды. Бер уңайдан учреждениеләр биналары тәрәзәләренә тимер рәшәткәләр кую, сигнализация урнаштыру эшләре дә бара. Авыл халкының да игътибарлы һәм уяу булуы сорала. Чит-ят кешеләр, таныш булмаган автомобильләр күрсәгез, машинаның номерын карап калып полициягә хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев