Әлки хәбәрләре

Әлки районы

Рус Тат
Район тормышы

Түбән Әлки урта мәктәбе укучысы Яруллин Илнарга район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев бүләк тапшырды (+ФОТО)

Республика хәрби комиссарының Мактау грамотасына һәм бик шәп Цифрлы фотоаппаратка Илнар "Әфгансан - батырлык урыны" дигән республика конкурсында җиңеп лаек булды. Ул әтисе Илнурның әфган сугышында күрсәткән батырлыклары турында инша язып җибәргән. Укучының эшен жюри да яраткан. Ә генерал-майор Сергей Погoдин кул куйган грамотага болай дип язылган: "Сезнең эшегез әфган...

Республика хәрби комиссарының Мактау грамотасына һәм бик шәп Цифрлы фотоаппаратка Илнар "Әфгансан - батырлык урыны" дигән республика конкурсында җиңеп лаек булды.

Ул әтисе Илнурның әфган сугышында күрсәткән батырлыклары турында инша язып җибәргән. Укучының эшен жюри да яраткан. Ә генерал-майор Сергей Погoдин кул куйган грамотага болай дип язылган: "Сезнең эшегез әфган сугышында катнашкан солдат һәм офицерларга истәлек. Сугышчы интернациалистлар үрнәге сезгә чын, кыю кеше буларга, Ватаныбыз намусы турында кайгыртырга, дуслыкны бәяли белергә, сынауларда нык булырга ярдәм итәр".

Укучылар арасында әлеге конкурсны оештырганы өчен Урта Әлки китапханәчесе Камалиева Мәдинәгә хәрби комиссарның Рәхмәт хаты тапшырылды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев