Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан "Әлки хәбәрләре" газетасы бәйге игълан итте

Карлар көтә-көтә менә декабрьгә дә аяк бастык. Декабрь үзенчәлекле ай инде ул. Бу көннәрдә без Яңа ел рухы белән, могҗизалар көтеп, хыяллар илендә яши башлыйбыз. Тиздән җир ап-ак кышкы юрганын ябыныр, агачлар өрфия мамык шәлләрен бөркәнер. Әйләнә-тирә агарып, пакьләнеп, тагын да ямьләнеп китәр. Һавада бөтерелгән кар бөртекләре, аклыкка чумган дөнья...

Карлар көтә-көтә менә декабрьгә дә аяк бастык. Декабрь үзенчәлекле ай инде ул. Бу көннәрдә без Яңа ел рухы белән, могҗизалар көтеп, хыяллар илендә яши башлыйбыз.
Тиздән җир ап-ак кышкы юрганын ябыныр, агачлар өрфия мамык шәлләрен бөркәнер. Әйләнә-тирә агарып, пакьләнеп, тагын да ямьләнеп китәр. Һавада бөтерелгән кар бөртекләре, аклыкка чумган дөнья күңелдәге бәйрәм көтү шатлыгын тагын да көчәйтер…
Якынлашып килүче 2015 елны Көнчыгыш календаре буенча Кәҗә (Сарык) елы диләр. Бу ике хайванның холык-фигыленә карап, елның нинди буласын ничек кенә фаразламыйлар. Үртәмәсәң, ачуларын чыгармасаң, кәҗә белән сарык бик тыныч маллар, димәк, киләсе ел да тыныч һәм тотрыклы булыр, дип сөендерә кайберәүләр. Тискәре, тиз кызып китүчән кәҗә безгә байтак мәшәкать тудырыр әле, диючеләр дә бар. Хәер, кем генә ни генә әйтмәсен, кәҗәсе дә, сарыгы да гел янәшәбездә яшәгән үзебезнең хайваннар бит. Алар гомер-гомергә кешене ите-сөте белән туендырып, йоны-тиресе белән җылытып торалар. Яңа туасы елда да алардан игелек, яхшылык кына көтү иң дөресе булыр.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан без газетада бәйге игълан итәргә булдык әле. 2015 ел символлары Кәҗә һәм Сарык, алар белән бәйле кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләр турында безгә язып җибәрсәгез иде. Шулай ук кызыклы һәм эчтәлекле, оригиналь Яңа ел теләкләре дә көтәбез сездән. Иң уңышлы язмалар авторлары бәйгенең җиңүчеләре булачак. Ә аларны кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр көтә. Бәйгебезнең спонсорлары, һәрвакыттагыча, районыбыз эшмәкәрләре булачак.
Озакка сузмыйча безгә хатлар юллагыз, хөрмәтле дуслар! Язмаларыгызның күләме бер басма биттән (А-4 форматы) артмасын иде.
Белешмәләр өчен телефоныбыз 20-0-54.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев